Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Матур гомер итәләр

Андреяновлар йорты капкасы янына килүгә нык хуҗа кулы сизелә: бар җирдә тәртип, артык-портык әйберләр юк, барысы үз урынында. Күңел сөенә.

-Без предприятиенең баш икътисадчысы Нина Козлова белән Андреяновлар гаиләсенә шатлыклы уңайдан килдек – гаилә башлыгының юбилее, - дип сөйли Урта Девятово авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза Әхмәтҗанова. – Александр Михайловичка 80 яшь тулды. Ул гомере буена Урта Девятовода яшәде  һәм эшләде. Аның хезмәт кенәгәсендә бары ике язма: эшкә кабул ителде һәм пенсиягә чыгу сәбәпле эштән азат ителде.

Александр Андреянов хезмәт эшчәнлеген 1965 елда 25 Октябрь исемендәге совхозда тракторчы-машинист булып башлый. Ул чакта Урта Девятово бу предприятиегә керә, соңрак авылны “Россия” совхозына күчерәләр. Ветеран 2000 елда пенсиягә чыкканычы монда эшли.

-Эшкә җаваплы мөнәсәбәте, намуслы хезмәте һәм җитештердә югары күрсәткечләргә ирешүе өчен безнең авылдашыбыз ел саен мактау грамоталары белән бүләкләнә, - дип сүзне дәвам итә Роза Әхмәтҗанова. – 1980 елда “10нчы бишьеллык ударнигы” мактау билгесе ала. 1985 елда ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе указы белән авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендәге уңышлары өчен Александр Михайловичка “ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән исем бирелә. Бер елдан Почет билгесе ордены белән бүләкләнә. 1997 елның ноябрендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән “Татарстан Республикасы атказанган механизаторы” исеме бирелә. Пенсиягә чыккач та Александр Андреянов үз предприятиесенә ярдәм итә.

Аның хатыны, Анна Николаевна да иреннән калышмый. Намуслы хезмәте өчен хуҗалыкның мактау грамоталары белән бүләкләнә, “ТРның атказанган савымчысы” исеме бар. Ир белән хатын дус, тату яшиләр. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аларның ике оныклары һәм оныкчыклары бар.

Тормышларын моңлы җыр җырлаган кебек яшиләр: үзләре дә сөенә, башкаларга да күңелле.

Авылдашлары Александр Михайловичка чын күңелдән озын гомер, имин тормыш, сәламәтлек, җан тынычлыгы телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев