Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Мәдәният йорты сәхнәсендә “Милли гүзәлне” сайладылар

Район мәдәният йортында яңа бәйгегә нигез салдылар, ул “Милли гүзәл “ исеме алды.

Төп приз өчен Лаеш, Никольский, Сокуры, 25 Октябрь исемендәге поселок, Имәнкискә, Кече Елга һәм Ташкирмәннән җиде кыз көрәште. Һәр катнашучы үз халкы киеменнән чыгыш ясады. Матур рус, тыйнак татар, үзенчәлекле керәшен күлмәкләре күз явын алырлык иде. Көч сынашучыларның кайберсе үз җанатарлары белән килгән.

Бәйге өч этапта үтте. Беренчесе “Визитка”, монда кызларга үзләрен һәм үз халкын күрсәтү кирәк булды. Катнашучылар сәләтләрен, талантларын һәм үзенчәлекләрен күрсәттеләр. Зур мультимедиа экранда алар төшергән видеороликлар күрсәтелде, ә кызлар туган авыллары һәм сакланырга һәм киләсе буыннарга тапшырылырга тиешле гореф-гадәтләр турында сөйләделәр.

Конкурсның икенче этабы чын мәгънәдә тәмле булды. Катнашучылар милли ашлар әзерләгәннәр һәм жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Күмәч һәм чәк-чәк, гөбәдия һәм бәлеш – телеңне йотарлык! Тәнәфестә теләге булганнар бу сыйлардан авыз иттеләр. Берничә минутта кунаклар барысын ашап та бетерделәр – шулкадәр тәмле булды.

Өченче, йомгаклау этабында катнашучылар үз осталыкларын күрсәттеләр. Моңлы җырлар, халык биюләре һәм театральләштерелгән тамашалар – һәр номерның үзенә генә хас билгесе бар. Кызларның бәйгегә озак һәм тырышып әзерләнүләре сизелде. Аларның барысы да үз иҗат көчен ача алды.

Жюри конкурска йомгак ясаганда вакыт бик акрын узды. Кызларның һәр кайсы җиңүгә лаек, шуңа күрә аларның барысы бүләк алды. Бәйгедә катнашу өчен кызларны әзерләгән остазлары да бүләкләнде. Ә төп призга һәм “Милли гүзәл – 2019” исеменә Ташкирмәннән Екатерина Кормачева лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев