Мәскәү һәм бар Россия патриархы Кирилл Лаеш районында булды
Татарстанның православие динен тотучылары тормышында мөһим вакыйга булды. Лаеш районының Егорьево авылында Г.Р.Державин һәйкәлен ачуга Мәскәү һәм бар Россия патриархы Кирилл килде. Бюст ачуны шагыйрьнең вафат булуына 200 ел тулуга багышладылар. Олы кунакны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде. Дин башлыгы белән очрашуга төрле җәмәгать...
Татарстанның православие динен тотучылары тормышында мөһим вакыйга булды. Лаеш районының Егорьево авылында Г.Р.Державин һәйкәлен ачуга Мәскәү һәм бар Россия патриархы Кирилл килде.
Бюст ачуны шагыйрьнең вафат булуына 200 ел тулуга багышладылар. Олы кунакны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде.
Дин башлыгы белән очрашуга төрле җәмәгать оешмалары, учреждениеләр вәкилләре җыелды. Православие чиркәве башлыгының килүен Лаеш районы халкы да көтте.
-Мондый зур вакыйгада катнашу өчен без Столбищедан килдек. Рухи күтәренкелек тоябыз, - диде авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Любовь Емельянова. - Якташыбыз Державин белән горурланабыз.
Монда, җирле Богоявление гыйбадәтханәсендә бөек шагыйрьне чукындыралар. Аның әти-әнисе дә монда жирләнгән. Архипастырь алар рухына дога кылды.
Совет чорында башка чиркәүләр кебек бу чиркәү дә ябыла, талана. Хәзер ул ремонтланган, ә янәшәдәге территория төзекләндерелгән.
-Җәннәттәге кебек. Барысы искиткеч матур, - дип пышылдый бер әби. Чиркәүнең ачык ишекләренә сокланып карап догасын укыды.
Державин бюсты каршындагы мәйданчыкта - юристлар. Чөнки Гавриил Романович аларның коллегалары. Һәйкәл ачу тантанасында үзенең бөек шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе нәселен дәвам итүче булуын белгән Александр Власов та катнашты.
-Рус мәдәнияте, рус теле, рус әдәбияты өчен нур шушы урыннан, шушы төбәктән таралган, - дип әйтеп үтте Мәскәү һәм бар Россия патриархы Кирилл. - Бүген, безнең алда мәктәпләрдә рус телен укытуга, рус классик әдәбиятының бөек идеяләре белән танышуга бәйле мөһим бурычлар торганда Гавриил Романович Державин исемен искә алу бик тә яхшы.
Державинның тормышы җиңел генә бармый. Ул ришвәтчелеккә, ваемсызлыкка каршы көрәшә. Архипастырь сүзләре буенча, дәүләт хезмәтенә әхлакый мөнәсәбәт булмаганда нәтиҗәсе дә күренми.
-Бөек Державин үрнәге безнең дәүләт эшлеклеләренә дә вазифаларын лаеклы үтәргә ярдәм итсен. Татарстан буенча минем визитымның бу урыннан, Державин туган җирдән башлануга шатмын.
Рус православие чиркәве башлыгы һәм тантанага килүчеләр бюстка чәчәкләр куйдылар. Үз визиты турында патриарх истәлеккә "Достойно Есть" Богородица образын бүләк итте. Аның искиткеч нөсхәсе Афонда саклана. Кешеләр көчле авыруларга дучар булганда һәм кыен хәлләрдә калганда аның алдында гыйбадәт кылалар. Мәскәү һәм бар Россия патриархы Кирилл Егорьево чиркәве настоятеле Павел атакайга үзе дога укыган Изге Богородицаның кечкенә иконаларын бирде, аларны тантанада катнашкан бар кешегә тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев