Музыкаль каникул
Лаеш районы мәктәп яны лагерьларынңа Дәүләт академия симфоник оркестры чыгыш ясады.
Музыкантлар балалар өчен хәйрия концертлары белән районның 10 мәктәбендә булдылар. Җәйге каникул вакытында Дәүләт академия симфоник оркестрында катнашучыларның ел саен яшь ял итүчеләр өчен чыгыш ясаулары гадәткә керде.
Бу юлы музыкантлар Никольскийда, Столбище, Урта Девятово, Державино, Рождественода, Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге поселок, Усадыдага күп профильле “Мәламәт буын” лицеенда, Усады прогимназиясендә, шулай ук Лаешның 1нче гимназиясендә һәм зенче мәктәптә булдылар.
Балалар көйләрне рәхәтләнеп тыңладылар, ә яраткан җырлары көе яңгыраганда кушылып җырладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев