Надежда Генералованың шәхси күргәзмәсе
Матурлык сөючеләр Надежда Генералованың картиналарын югары бәяләделәр.
Лаеш рәссамының әсәрләре район мәдәният йортында «Люблю тебя, природа, в любое время года» шәхси күргәзмәсендә тәкъдим ителде.
Аны халык талантларына актив ярдәм итүче Зөһрә Лезина оештырды.
Анда 16дан артык картина тәкъдим ителде. Надежда Аркадьевна вернисажга килгән лаешлыларга үзенең иҗади юлы һәм аның әсәрләренең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Алар барысы да диярлек табигатькә багышланган. Автор рәхәтләнеп пейзажлар, хайваннар рәсемнәре ясый. Дүртенче шәхси күргәзмәдә барлык ел фасыллары сурәтләнгән картиналарны күрергә мөмкин иде.
Ел хатын-кызы – Надежда Генералованы шулай дип атарга була. Надежда Аркадьевна - талантлы кеше. Ул бик яхшы җырлый, рәсем ясый, тегә. Зур иҗтимагый эш алып бара – «Сабантуй» территориаль иҗтимагый үзидарәсен җитәкли. Һәр эшкә һәрвакыт иҗади якын килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев