Никольскийда Италиядә изгеләндерелгән икона барлыкка килде
Никольский гыйбадәтханәсе яңа язылган гыйбадәтханә иконасына ия булды.
“ Рус Никольскиенда православие” берлеге фотосы
2021 елның 17 октябрендә изге Гурийны искә алу көнендә, Казан архиепискобы Варсонофий, Тверь епискобы һәм Казанның барлык изгеләрен хөрмәтләү көнендә Лаеш районы христианнары өчен мөһим вакыйга булды.
Никольский мәхәлләсе Аллаһ әүлиясе моҗизалар тудыручы Николайның гыйбадәтханә өчен яңа язылган иконасын каршылады, ул Италиянең Бари шәһәрендә Изге Николай калдыкларында изгеләндерелгән. Бу изге гамәлдә Лаеш районы, Казан, Мәскәү, Греция, Италия дин тотучылары катнашты. Бу эш чын мәгънәсендә халыкара православие акциясенә әйләнде.
Лаеш районында православие динендәгеләр бик күп. Илебездә хәл гади булмаса да гыйбадәтханәләр яши һәм үсә. Районда яшәүчеләр үз гореф-гадәтләрен саклыйлар, изге гамәлләр кылып балаларына үрнәк күрсәтәләр. Православие иконасының Италиядән кайтуы моны тагын бер кат раслый.
Никольский чиркәве мәхәлләсе әгъзаларының хыялы - махсус бу чиркәү өчен язылган гыйбадәтханә иконасы булдыру - чынга ашканчы шактый юл үтәргә туры килгән. Бу идея моннан ике ел элек барлыкка килгән.
-Иконаны сатып алырга да була иде. Әмма без бу эшнең нәкъ менә Никольский чиркәве өчен үтәлүен теләдек, - дип безнең белән уртаклаша бу изге эшне оештыручыларның берсе. – Әгәр чараларын күрмәсәң, хыяллар хыял гына булып кала. Без игумен Никодим (Шушмарченко) фатыйхасын алдык. Аннан соң иконалар язучы рәссамны таптык, икона язу өчен махсус тактага заказ бирдек (алар шактый катлаулы үзенчә технология буенча ясала). Наталья анакай, икона образы ясап, догалар укыды. Бу эшләр тәмамлангач,әзер образны ничек итеп Италиягә җибәрү турында уйлый башладык. Пандемиягә кадәр моны эшләү җиңел булса, хәзер шактый каршылыклар туды. Минем Грециядә дусларым бар, алар белән элемтәгә кердем.
Россиядә яңа язылган иконаны башта Грециягә, аннан диңгез юлы белән Италиягә озаталар. Италиядә россиялеләрне Бари шәһәре гыйбадәтханәсеннән Алексий атакай каршы ала. Анда 9 сентябрьдә могҗизалар тудыручы Изге Николай иконасын Изге Николай калдыклары белән изгеләндерәләр. Шуны да әйтеп үтү кирәк, Изге Николай калдыклары күрсәтелми, әмма Россия кунаклары өчен искәрмә ясыйлар. Туристларны Италиягә кертү белән кыенлыклар булуга да карамастан, төрле илләр православиелеләренең уртак тырышлыгы белән икона Изге Николайга кагылды.
Могҗизалар тудыручы Изге Николай образын тантаналы төстә каршыладылар. Никольский, Державино, Лаеш, Казан һәм башка шәһәрләр дин тотучылары диңгезләр кичеп кайткан иконаны чиркәүдән авыл башына кадәр тәреле йөреш белән каршы алдылар. Мәхәллә халкы аны чиратлап кулларына тотып чиркәүгә алып кайтты.
Италия мәдәният министры Дарио Франческини сүзләре буенча, мәдәният Италия һәм Россия мөнәсәбәтләренең тоткасы булып тора. Сүз дә юк, бу факт Аллаһ өчен кылынган гамәл - Россиядән, Татарстаннан Италиягә килгән иконаны Изге Николай калдыкларында изгеләндерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев