Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Олы көн бәйрәме

Лаеш районында яшәүче православие динен тотучылар Олы көнне бәйрәм иттеләр. Шимбәдән якшәмбе төнендә гыйбадәтханәләр һәм чиркәүләр халык белән тулы булды. Олы көн, Пасха бәйрәме - православие динен тотучыларның иң зур бәйрәме. Ул беренче язгы тулы айның беренче якшәмбесендә - 4 апрель һәм 8 май арасында үткәрелә. 2017 елда Олы көн...

Лаеш районында яшәүче православие динен тотучылар Олы көнне бәйрәм иттеләр.

Шимбәдән якшәмбе төнендә гыйбадәтханәләр һәм чиркәүләр халык белән тулы булды.

Олы көн, Пасха бәйрәме - православие динен тотучыларның иң зур бәйрәме.

Ул беренче язгы тулы айның беренче якшәмбесендә - 4 апрель һәм 8 май арасында үткәрелә. 2017 елда Олы көн 16 апрельгә туры килде. Дин тотучылар иртәдән үк куличлар һәм буялган йомыркаларны изгеләндерү өчен гыйбадәтханәләргә юл тоттылар.

Лаештагы София соборына кичке гыйбадәткә 250ләп кеше килгән иде. Могҗизалар тудыручы изге Николай гыйбадәтханәсенә дә шулкадәр христиан җыелды. Догалар укыгач мәхәллә халкы хоругвилар һәм җырлы догалар белән качлы йөрүгә чыктылар. Аннан соң гыйбадәт тагын чиркәүләрдә дәвам итте.

Күзгә күренеп үзгәргән Могҗизалар тудыручы изге Николай гыйбадәтханәсенә карап лаешлылар сөенеп туя алмыйлар. Мәхәллә халкы вакыты белән собор элекке хәленә кайтыр дип ышана. Олы көнне дә бергә шатлану һәм Аллаһтан сорау өчен монда килделәр.

-Мин илебездә барысы тыныч булсын өчен дога кылам, - диде мәхәлләнең бер ханымы. - Минем бер туганым Санкт-Петербургта, икенчесе Украинада яши. Тыныч һәм мул тормыш телисем килә. Безнең хөкүмәт низагларга юл куймаска тырыша. Аларга бу эшләрендә Аллаһ ярдәм итсен.

Ә якшәмбе иртәсендә квартир ишекләрен балалар шакый башлады.

-Гайсә торып утырган! - балаларның шат тавышлары яңгырый.

-Чынлап торып утырган! - өлкәннәр аларны елмаеп каршылыйлар. Балаларны сөендерү өчен бу көнгә алдан тәм-томнар, җиләк-җимешләр алып куялар. Буялган йомыркалар бирәләр. Һәр хуҗабикә аларны үзенчә матурларга, бәйрәмчә төсмер бирергә тырыша. Кем ничек булдыра: трафаретлар, пленкалар, буяулар кулланалар. Ә кемдер элеккечә суган кабыгы белән буйый. Иң мөһиме, барысын күңел куеп эшләү.

Фото: http://www.laishevskyi.ru/ru/the-news/item/9883-svetluyu-pashu-otmetili-v-sofiyskom-sobore-laishevo-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район