Олы көнгә эремчек куличы
Татлы эремчек куличы рецептын тәкъдим итәбез 4 порциягә кирәкле әйберләр: сыер мае -50г, шикәр комы стаканның өчтән ике өлеше, бер чеметем тоз, йомырка - 3 данә, он - 2 стакан, чирек стакан сөт, чүпрә - 8 г, ванильле шикәр - 10 г, йөзем - ярты стакан, цукаты - 1 стакан,...
Татлы эремчек куличы рецептын тәкъдим итәбез
4 порциягә кирәкле әйберләр: сыер мае -50г, шикәр комы стаканның өчтән ике өлеше, бер чеметем тоз, йомырка - 3 данә, он - 2 стакан, чирек стакан сөт, чүпрә - 8 г, ванильле шикәр - 10 г, йөзем - ярты стакан, цукаты - 1 стакан, 18%лы эремчек - 250г.
Иң элек апара куябыз. Моның өчен сөтне 37-40 градуска җылытабыз һәм сөткә 1 чәй кашыгы шикәр, чүпрә салып болгатабыз. Аннан соң 1 аш кашыгы он салып яхшылап болгатабыз. Савытны каплап 15 минутка җылы урынга куябыз - чүпрә кабарырга тиеш. Ул арада камыр әзерлибез. Савытка 2 йомырка, 1 йомырканың сарысын (өченче) һәм шикәр комы салабыз. 3-4 минут болгатабыз. Йомшак ак масса барлыкка килергә тиеш. Калган йомырка агын соңрак глазурь ясау өчен файдаланабыз. Йомырка катнашмасына иләк аша эремчекне уып салабыз, эретелгән сыер мае, тоз һәи ванильле шикәр өстибез. Бер төрле масса килеп чыкканчы болгатабыз. Хәзер камырга әзер апараны кушабыз һәм тагын әйбәтләп болгатабыз. Катнашмага цукатлар, ике стаканга якын иләнгән он өстибез һәм болгатабыз. Куе да, сыек та булмаган кулга ябыша торган камыр барлыкка килә. Куличка йөзем, кипкән чия өстәргә була.
Хәзер куличлар өчен формалар кирәк булачак, аларны майлыйбыз. Камырны форманың яртысына салабыз, өстен элпә белән каплап җылы урынга куябыз. Камыр ике тапкыр артырга тиеш. Моңа 1,5тән 3 сәгатькәчә вакыт үтә - барысы чүпрәгә һәм җылыга бәйле.
Кабарган куличлары белән формаларны 200 градуска кадәр җылытылган мичкә 10 минутка куябыз. Аннан температураны 180 градуска калдырабыз һәм тагын 30-60 минут пешерәбез. Пешерү вакыты форма күләменә бәйле. 30 минуттан соң куличларның щзер булу- булмавын камырга шырпы кадап тикшерергә була. Әгәр шырпы коры икән - кулич әзер!
Кечкенә сер: Куличларны киптермәү мөһим. Өсте матур булып кызарса, ә эче пешеп бетмәсә, өстен фольга белән каплыйбыз. Әзер куличны алабыз һәм бизибез.
https:\\ www.edimdoma.ru сайты материаллары буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев