Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Өй зоопаркы

“Өй зоопаркы” импровизацияләнгән күңел ачу программасында катнашучылар дүрт аяклы, канатлы һәм суда йөзүче җан ияләре белән таныштылар.

Район мәдәният йорты фойесында кунаклар күп җыелган – ике аяклылар да, дүрт аяклылар да, канатлылар да, йөзгечлеләр дә. Балалар Надежда Болонинаның Боря атлы әрләнен, үрдәкне һәм Алиса кушаматлы этне рәхәтләнеп карадылар. Ирина Анисимованың җирән су күсесе бәләкәчләрне үзенең матур төсе белән җәлеп итте. Алсу Әхмәтҗанованың Кеша попугае һәм Владимир Цыгановның сөйләшә торган попугае балаларга бик-бик ошады.

Катя Кучкованың эте Тресси белән шоуы яшь тамашачыларны битараф калдырмады. Ә Виктория Яковлеваның балыклары зур банка эчендә бер-берләрен узышып йөзделәр. Айгөл Курченкова һәм Агния Марычеваның биниһая зур әкәм-төкәмнәре үз өйләреннән әкрен генә озын муеннарын сузып кечкенә мөгезләрен селкеттеләр. Агния әле тагын әрлән, йөзгәләчләрен һәм менә-менә күбәләкләр чыгарга торган кузылар алып килгән.

Балалар җәнлекләр турындагы сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, “дөрес булмаган” табышмакларга җаваплар таптылар, әйлән-бәйлән йөрделәр, Светлана Арсютова үткәргән уеннарда катнаштылар.

Пластик стаканнардан ак куяннар ясау буенча Людмила Кошенкова үткәргән осталык сәгате зур кызыксыну уятты. Балалар Надежда Кривоносова әзерләгән зур җәйге панноны рәхәтләнеп фломастерлар белән буядылар.

Балаларның барысы да бүләкләр алды. Александр Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек орденыннан барысына йомшак уенчыклар тапшырылды.

Бәйрәм чарасы балаларның өйдә яшәгән җан ияләре белән бергәләп фотога төшүләре белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы зоопарк