Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Пасха концерты-2021: традициянең дәвамы

Лаеш шәһәренең Троицкий храмында традицион пасха концерты булды.

Инде берничә ел рәттән аның төп катнашучысы - «Радоница» балалар коллективы (сәнгать җитәкчесе Елена Калиткина).

Бернинди арттырусыз аларны профессионаллар дип әйтергә була. Без аларны әле кечкенә чакларыннан хәтерлибез, алар артистлык карьерасын башлаганнар гына иде. Ул вакытта иң кечкенәләренә 6шар яшь иде. Бу вакыт эчендә алар үстеләр, ә иң мөһиме – үз осталыкларын чарладылар. Аларның чыгышларының репертуары да үзгәрде: пасха концерты-2021дә тирәнтен аңлауны һәм техниканы белүне таләп иткән катлаулы әсәрләр яңгырады.

Коллектив җиденче елын эшләп килә. Ул берничә православие фестивалендә, шул исәптән бөтенроссия һәм төбәкара фестивальләрдә катнашты. Лауреатлар дипломнары белән билгеләнде, Татарстан Республикасы Рус милли мәдәни берләшмәсенең рәхмәт грамоталарына ия булды. Балалар берничә тапкыр Лаеш шәһәрендә генә түгел, Казанда, Яшел Үзәндә, Алексеевск поселогында һәм башка җирләрдә концертлар белән чыгыш ясадылар.

Республика дәрәҗәсендә казанышларын тану «Радоница» тормышында мөһим вакыйга булды: сәхнә костюмнары тегү һәм җиһазлар алу өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан сертификат алынды.

Концерт традицион пасха гимны белән башланды, ул үлемне җиңүгә багышланган.

Чиркәүгә килгән тамашачылар чиста һәм яңгыравыклы балалар тавышы белән хозурланды. Регент Елена Калиткина җитәкчелегендәге Изге Троицкий архиерей хорының тантаналы пасха җырларын йөрәкләре аша үткәреп тыңладылар. Флейта һәм фортепиано дуэты (Иоанн Полевой һәм Елена Калиткина) башкаруында Томазо Альбинониның «Адажио» музыкасы моңлы яңгырады.

Программада шулай ук дөньяви, патриотик музыкаль әсәрләр – казакларның 1914 елдагы ”Карпат таулары буйлап” һәм «Мин яратам сине, Россия!» (Давида Тухманов музыкасы) җырлары да бар иде.

Пасха котлавы ахырында балалар һәм өлкәннәр коллективларының җыелма хоры Сергей Трофимовның «Свет» җыры белән чыгыш ясады.

Мондый концертны тыңлыйсың да, күңел дә чистарган кебек. Рухи музыка акылны гына түгел, йөрәкне дә эшләргә, башкаларны кайгыртырга мәҗбүр итә. Аны тыңлаганда, синең артыңда гасырлар аша дин һәм инануны тапшырып килгән ата-бабаларыңның күп буыннары торуын аңлыйсың.

Концерт турында укыганчы, аны карау һәм тыңлау яхшырак. Шуңа күрә газета сайтының 2021 елның 24 маеннан «Культура» рубрикасында видеоны карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев