Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
мәдәният

Пенза өлкә сабантуенда Лаеш районы Татарстанны тәкъдим итте

Пензада өлкә сабантуе булды. Татар халкының милли бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә Татарстаннан Лаеш муниципаль районы катнашты. Сабантуйга составында рәсми затлар, иҗат коллективлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм халык һөнәрчеләре осталары булган зур делегация барды. Бәйрәмдә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Пенза өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Валерий Савин катнашты. Михаил...

Пензада өлкә сабантуе булды. Татар халкының милли бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә Татарстаннан Лаеш муниципаль районы катнашты. Сабантуйга составында рәсми затлар, иҗат коллективлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм халык һөнәрчеләре осталары булган зур делегация барды. Бәйрәмдә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Пенза өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Валерий Савин катнашты.

Михаил Афанасьев бәйрәм кунакларына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын җиткерде. Ул Пенза өлкәсендә яшәүчеләрнең татарларга дусларча һәм толерантлы мөнәсәбәтләрен билгеләп үтте. "Өлкә халкының 10 процентын татарлар тәшкил итә, безнең күпмилләтле илебездә милләтара һәм конфессияара дусларча мөнәсәбәтләрне саклау бик тә мөһим, ә бу үз эченә барлык милләтләрнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәт итүне ала".

-Сабантуй татарларны гына берләштерми, бүген аны гомуммилли казаныш дип әйтергә дә була. Без анда тирә-юньдәге кешеләрнең дустанә мөнәсәбәтләрен күрәбез, россиялеләрнең татулыгы безне бер милләт дип тою мөмкинлеге бирә, - диде ТР Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев. Ул Пенза өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Валерий Савинга милләтара һәм мәдәниятара дуслыкны ныгытуы өчен рәхмәт белдерде, аңа китаплар, чәк-чәк, түбәтәй белән чапан бүләк итте.

Үз чиратында Валерий Савин сабантуйның татарларның гына түгел, Пенза өлкәсендә яшәгән бар кешенең яраткан бәйрәменә әйләнүен билгеләп үтте. Ул Михаил Афанасьевка шушы өлкәдә туып үскән күренекле рус язучысы Александр Куприн әсәрләренең тулы җыентыгын бүләк итте. Лаеш районы башлыгы һәм Пенза өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы монда туган күренекле татар эшлеклеләре турындагы күргәзмәне карадылар, ул сабантуй мәйданында урын алган иде. Бәйрәм кунакларына Лаеш утары аеруча ошады. Стильләштерелгән агач өйдә алар Казан губерниясе татарлары көнкүреше белән таныша, Лаеш районында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продуктларыннан авыз итә, халык һөнәрчеләре әйберләрен сатып ала һәм балчык эшенә өйрәнә алдылар. "Моны Лаештан ук алып килдегезме", - дип гаҗәпләнделәр сабантуй кунаклары агач өйне, андагы борынгы әйберләрне күреп. Милли татар киемнәре кигән кызлар белән фотога төшәргә теләүчеләрдән чират хасил булды.

Үзенчәлекле сабантуй программасы көн буена сузылды, ярышлар уеннар белән, күңел ачулар, аттракционнар белән алышынды. Көрәш бар кешенең игътибарын җәлеп итте. Пенза сабантуенда "Лаеш урман хуҗалыгы" ГКУ начальнигы Руслан Газизуллин баш батыр калды. Гадәт буенча ул бүләккә тәкә һәм кер юу машинасы алды.

Бәйрәм азагында Михаил Афанасьев һәм Валерий Савин икътисад һәм мәдәният өлкәләрендә муниципалитетлар арасында хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район