Полина Виноградова: “Бу тормышта миңа бар нәрсә кызыклы”
Полина – Комлы Ковали урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлады. Аның хакында озак сөйләргә була, чөнки ул кызыклы кеше.
Фото Полина Виноградова архивыннан
Ул музыка, биюләр белән мавыга, үз мәктәбе укучыларын мавыктыргыч чараларга оештыра белә. Аның дуслары күп. Без Полинадан бераз үзе һәм мавыгулары турында сөйләвен үтендек.
-Мин Лаеш районының Комлы Ковали авылында тудым һәм үстем, - дип сөйли кыз. – Комлы Ковали урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укыйм. 6 яшьтән вокал белән шөгыльләнә башладым, безнең “Дуслык” спорт-ял үзәгендәге барлык концерт программаларында вокалист буларак та, алып баручы буларак та катнаштым.
2014 елда Лаеш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбенә фортепиано классына укырга кердем. 2021 елда аны отличиега тәмамладым, кызыл диплом алдым. Фортепиано белән бер үк вакытта гитараны, миниатюр дүрт кыллы гавай гитарасы – укулечены үзләштердем.
7 яшьтән бию белән шөгыльләнәм, “АRT-dance” бию студиясе составына керәм. Шушы вакыт эчендә студия коллективы белән халыкара, республика һәм район хореография конкурсларында катнаштым, аларда безнең коллектив һәрчак мактаулы призлы урыннар алды. Музыка мәктәбе миңа “Тере музыка” ВИАга старт бирде, мин анда үз партияләремне гитарада башкарам. Хәзер “Советский” ВИА белән чыгыш ясыйм: клавишлы инструментларда уйныйм. Бу үзенчәлекле коллективлар белән без төрле музыкаль бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнаштык. Мин Лаеш районында танылу тапкан искиткеч коллектив составына керүем белән горурланам. Ә күптән түгел безнең беренче сольный концертыбыз булды. Мин безне алда күп яңалыклар һәм кызыклы нәрсәләр көтә дип өметләнәм.
Миңа иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнү, бар вакыйгалар эчендә булу ошый. 2019 елдан Комлы Ковали урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары советы составында. 2021 елда гомуми тавыш биреп мине мәктәп президенты итеп сайладылар.
Ике тапкыр “Искиткеч әйдәман” республика конкурсының район этабында приз яуладым: 2020 елда икенче урын алдым, 2021 елда беренче.
2021 елда мин “Галстуклы ил” республика профильле сменасында, шулай ук “Яшь гражданнар форумы” республика слетында булдым. Бу ике мәктәп минем тормышымда зур роль уйнады. Мин монда түземлелек, җаваплылык, ныклык, хөрмәт, тәртип кебек сыйфатларга өйрәндем.
2022 елда миңа Комлы Ковали авыл җирлеге мәдәни тормышында актив катнашкан өчен Лаеш район башлыгы рәхмәте тапшырдылар. Шул ук елда мин “Татарстан лидерлары” балалар хәрәкәте республика штабына кердем, анда координацияләү үзәге әгъзасы булып торам. Моны үземнең иң мөһим казанышым дип исәплим.
Бу тормышта миңа барысы кызык. Үзем һәм илебез өчен белемле булуның мөһимлеген аңлап, белем алырга омтылам һәм үземне үстерәм. Мин шуны төгәл беләм, Россия – бөек держава, иртәгә миңа, илебез гражданы буларак, аның иминлеге һәм муллыгы ышанып тапшырылыр. Мин туган һәм яшәгән җиремдә кирәк булу мөмкинлегем булуга шатланам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев