Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Пәрәү карьерда ничек эшләргә кирәклеген күрсәтте

Туфракны известьлау мәсьәләсе Татарстан аграрийлары өчен бик актуаль: республикада җирләрнең 42%ы төрле әчелек дәрәҗәсенә ия.

Республиканың известьташ табу буенча 22 карьерының берсе Лаеш районында, Пәрәүдә урнашкан. Аның мисалында аграрийлар, карьерлар вәкилләре, экология һәм агрохимия хезмәтләре министрлыгы, «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге һәм башкалар өчен укыту семинары уздырылды. Семинар эшендә шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты.

Белешмә өчен.

Пәрәү авылының төньяк-көнчыгышында известь карьеры урнашкан. Эшкәртелүче известь карьеры Каипка елгасы кушылдыгы янында урнашкан.

Узган семинар-практикумның темасы: "Известь чыгару буенча карьерларны тәртипкә китерү". Аны Пәрәүнең «Лаешагрохимсервис» карьеры базасында үткәрергә булганнар, чөнки ул үрнәк булып санала. Семинар барышында карьерны документаль озата бару, барлык таләпләрне, барлык нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү кебек мәсьәләләр тикшерелде. Куркынычсызлык техникасына һәм тармакны үстерү стратегиясенә аерым игътибар бирелде.

-Хәзер карьерның инвесторы яңа, - дип сөйли Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Линар Сабиров. - Пәрәү карьерын реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча зур эш башкарылды. "Лаешагрохимсервис"га 55 миллион сумга якын инвестиция кертелде. Бу акчага иске техника ремонтланды, яңасы сатып алынды. Мәсәлән, экскаватор һәм тау казылмаларын чыгару линиясе алынды. Документацияне дөрес рәсмиләштерү дә мөһим. Бу юнәлештә дә өйрәнерлек нәрсәләр бар иде. Пәрәү карьерында барысы да тиешенчә рәсмиләштерелгән, кызыксынган барлык структуралар: экология министрлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан рөхсәтләр бар. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәм, Пәрәү мисалында башка карьерларда ничек булырга тиеш икәнлеге турында өйрәтү семинары үткәрделәр.

Семинарның тантаналы мизгеле Лаеш районының агрохимия хезмәтен үстерүгә аеруча зур өлеш керткән өчен «Лаешагрохимсервис» АҖ директоры Алмаз Галимовны һәм карьерның инвесторы Рафаэль Зәйнетдиновны бүләкләү булды. Аларга «За новации» күкрәк билгесе тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пәрәү карьерда ничек эшләргә кирәклеген күрсәтте