Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Район өлкәннәре Мәскәүне буйсындырдылар

Петр Ильич Чайковский исемендәге консерватория чакыруы буенча “Искорка” этнографик коллективы учреждениенең Рахманинов залында чыгыш ясады.

Лаеш районындагы бу бердәнбер коллектив Идел буе өлкәннәренең музыкаль фольклорын тәкъдим итә. Анда катнашучы тугыз кешенең барысы Карадулидан, аларның иң яшенә 56, ә өлкәненә – 85 яшь. Гадәтләребезне күчерүче гаҗәеп ханымнар (әбиләр дияргә тел бармый) борынгы җыр иҗаты үрнәкләрен безгә җиткерергә тырышалар. Алар республика, халыкара һәм бөтенроссия фестивальләрендә һәм бәйрәмнәрдә чыгыш ясап халкыбыз тарихының бәя биреп бетергесез рухи мирасын ачалар.

Профессор А.В. Руднева истәлегенә багышланган алтынчы халыкара фәнни конференция кысаларында моңлы җырчыларыбыз борынгы “Туй” халык йоласын күрсәттеләр. Алар үз авылларының яшьләрне хөрмәтләгән борынгы җырларын башкардылар.

-Тамашачылар безнең коллективны җылы каршыладылар. Хәтта залдан “Афәрин!” дип кычкыручылар да булды. Безнең районның этнографик ансамблен беренче тапкыр шундый дәрәҗәдә кабул иттеләр, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Зөһрә Лезина. – Коллективка грамота, ә катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар. Без шулай ук Белгород өлкәсенең “Зорюшка” ансамбле программасын һәм Санкт-Петербург консерваториясе укытучылары һәм студентлары чыгышын карадык.

Мәскәүдә булганда вокалисткалар шәһәр буйлап экскурсияләрдә булдылар, шул исәптән Кызыл мәйданда һәм Мәңгелек ут янында. Ансамбльдә катнашучыларның барысы өйләренә уңай тэсирләр, күтәренке кәеф белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадули Лаеш районы