Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Район тормышы бер урында тормый

2017 елда Лаеш һәм авыл җирләренең сизелерлек үсүе күзәтелде. Татар Сараланында 50, Имәнкискәдә 200 урынлы авыл мәдәният йорты салынды. Кече Елга клубына капиталь ремонт ясалды. Узган ел өч юбилейны зурлап билгеләп үттек: "Каравон" фестиваленең 25 еллыгын, Лаеш районы оешуның 90 еллыгын һәм Лаешның 460 еллыгын. Районда барысы 5178 чара уздырылды....

2017 елда Лаеш һәм авыл җирләренең сизелерлек үсүе күзәтелде.

Татар Сараланында 50, Имәнкискәдә 200 урынлы авыл мәдәният йорты салынды. Кече Елга клубына капиталь ремонт ясалды.

Узган ел өч юбилейны зурлап билгеләп үттек: "Каравон" фестиваленең 25 еллыгын, Лаеш районы оешуның 90 еллыгын һәм Лаешның 460 еллыгын. Районда барысы 5178 чара уздырылды.

Мәдәният йортлары:

21 авыл мәдәният йорты,

7 клуб, район мәдәният йорты.

Районда заманча белем бирү тармагы барлыкка килә.

22 балалар бакчасы, 24 мәктәп, прогимназия, мәктәп-интернат, техник-икътисади техникумы һәм балалар йорты мәгариф челтәренә керә. 2106 бала бакчага йөри, 3873 укучы мәктәпләрдә белем ала.

2017 елда капиталь ремонт ясау программасы буенча Габишево мәктәбе, Орелның "Карлыгач" балалар бакчасы һәм Никольскида "Аленушка" балалар бакчасы төзекләндерелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән укытучыларның ноутбук паркын яңарту башланды. Район мәктәпләренә 2016 елда 158 ноутбук кайтарылган булса, 2017 елда - 178.

2017 елда 11 сыйныфны тәмамлаучы 115 укучы дәүләт аттестациясен узды, аларның 31- медаль иясе, 31 ГИЛ буенча күп балл җыючы.

Районда күп кенә инновация проектлары тормышка ашырыла: "Дус класс серләре", "Без бергә", "Укучыларның Россия хәрәкәте", "Яшь армия".

Укытучылар белемнәрен даими күтәрә, республика һәм Россиядә эшләүче хезмәттәшләре белән тәҗрибә алмаша, төрле конкурсларда алдынгы урыннар яулыйлар. 2-Лаеш мәктәбе педагог-оештыручысы Мария Гришина (рәсемдә сулдан беренче), Комлы Кавал мәктәбе класс җитәкчесе Лилия Нигъмәтҗанова һәм Габишево мәктәбеннән тәрбия эше буенча директор урынбасары Юлия Вырупаева һөнәри осталык республика конкурсы йомгаклары буенча педагогларның тәрбия һәм өстәмә белем бирү ярышында иң яхшы унлыкка керделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район