“Русская душа” ансамбле эшчәнлеген югары бәяләделәр
“Русская душа” ансамбле ”ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк оешмасы грамотасы белән бүләкләнде.
“Русская душа” халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Любовь Хәсәнова) “Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк оешмасы идарәсенең киңәйтелгән утырышы тантаналы программасында катнашты. Чара бу оешма эшчәнлегенең 10 еллыгына багышланды. Рождествено иҗат коллективына Рәхмәт хаты тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев