Шәһәрдә яз һәм Җиңү шатлыгы
Лаешта яшәүчеләр бөек Җиңү көнен билгеләп үтү өчен митингка җыелдылар.
Башкарма комитет каршындагы мәйданга кешеләр чара башланганчы бер сәгать алдан җыела башладылар. Чәчәкләр, матур шарлар, яшел яфраклы агач ботаклары бәйрәм колоннасын бизәде. Һәр кешенең күкрәгендә георгий тасмасы.
Билгеләнгән вакытта тантана башлану сигналы яңгырады һәм барысы Җиңү паркына юл алды. Колонна бер-бер артлы хәрәкәт итте: байрак төркеме, хәрби техника, яшь армиячеләр, моряклар, ЭЭМ, МЧС һәм медицина хезмәткәрләре. Алардан соң район оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре, уку йортлары укучылары һәм укытучылары, балалы гаиләләр – Бөек Җиңүгә багышланган йөрештә лаешлыларның барлык буыны һәм кунаклар катнашты.
Бәйрәм парадын район башлыгы Михаил Афанасьев һәм хәрби комиссар Александр Афанасьев кабул итте. Мактаулы кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм башкалар бар иде.
Җиңү паркында Мәңгелек ут каршында ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм сугышчыларның тол хатыннары утыра иде. Митингны хәрби комиссар Александр Афанасьев ачты. Район башлыгы Михаил Афанасьев чыгышында безнең туган илебез азатлыгы өчен гомерләрен биргәннәрне, ут һәм үлемне җиңеп коточкыч сынаулар үтүчеләрне искә алу зарурлыгы яңгырады. Кешелекне фашист коллыгыннан коткаручыларны.
-Без алар алдында бурычлы, бу бөек җиңү өчен аларга баш иябез! – дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев. Ул безнең районнан фронтка 15422 кеше китүен, аларның 11355е яу кырында ятып калуын искә төшерде. Дүрт якташыбыз Советлар Союзы Герое, икесе –Дан орденының тулы кавалеры. Хәзер Лаеш районында сугышта катнашкан тугыз кеше, 319 тыл хезмәтчәне, 109 сугышчыларның тол хатыны һәм өч концлагерь тоткыны яши.
Аннан соң Гүзәл Удачина ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын укыды.
Һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар. Янәшәдә торучыларның йөрәк тибешен ишетерлек иде... Күк йөзенә күгәрченнәрне хәтерләткән ак шарлар очты.
Митинг тәмамлангач Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Аннан байрак төркеме хәрәкәт итә башлады, төрле гаскәр формалары кигән кешеләр колоннасы һәм хәрби техника. Машиналарның берсендә Бөек Ватан сугышы ветераны Федор Фроловны күрергә була иде.
Җиңү паркыннан “Үлемсез полк” акциясе старт алды. Анда катнашучылар Җиңүнең 74 еллыгын күрә алмаган туганнары һәм якыннарының портретларын тоткан иделәр. Шул ук вакытта шәһәр халкының бер өлеше Собор мәйданына юнәлде. Анда сугыш чоры җырлары яңгырый иде инде, артистлар концертка әзерләнәләр, кыр кухнясы эшли. Бар Лаешта яз һәм Җиңү рухы хөкем сөрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев