Сиңгелгә Татарстанның атказанган артистлары килде
Сиңгелдә авыл көне сабан туе форматында үтте.
Бу мәктәбе, балалар бакчасы, клубы булмаган кечкенә торак пункт. Әмма авылларына тугры кешеләре күп. Шуңа күрә алар дус яшиләр, күңелле бәйрәмнәр оештыралар.
Авыл көнен Рождествено авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу ачты. Җирле мәчет имамы Фәрит хәзрәт килүчеләрне бәйрәм белән котлады. Ул мөселманнарның төп нигезләрен искә алды һәм вәгазь сөйләде. Имам-хатыйб Али хәзрәт Усададагы “Ихлас” мәчетеннән бүләкләр алып килгән, аларны авылның 64 кешесенә тапшырдылар. Ә аннан соң күңелле бәйрәм башланды, аны Рушания Вәлиева оста алып барды. Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар башкаруында җырлар яңгырады. Шамил Галиев башкарган биюләр бер генә кешене дә битараф калдырмады. Бию композициясен тулыландырган пионер образы һәм акробатика элементлары тамашачыларга бик тә ошады. Гармунчы уйнаган көйләргә кушылып биеделәр дә.
Көрәшчеләрнең бил алышуларын да зур кызыксыну белән күзәттеләр. Көрәш – һәр сабан туеның үзәге ул. Бу сабан туеның батыры Сиңгелдә яшәүче 23 яшьлек Илназ Вафин булды. Аңа тәкә һәм микродулкынлы мич бүләк иттеләр.
Авыл көнендә карарлык әйберләр дә, тыңларлык нәрсәләр дә бар иде. Бәйрәмгә килүчеләр өчен бик күп ярышлар тәкъдим иттеләр: аркан тарту, мендәрләр белән сугышу, капчык киеп йөгерү, тавык артыннан йөгерү, итек киеп йөгерү, чиләк-көянтә белән йөгерү һәм башкалар. Шашлык та бар иде. Усады мәчете 300 кешегә бушлай пылау әзерләде.
-Барысын бергә эшләгәндә безнең бар эшебез барып чыга, - диделәр авыл көнен оештырган Рәдиф Сәлимов һәм Гөлсия Сафина. – Авыл халкы безгә зур ярдәм итте.
Рәдиф Сәлимов Авыл көненә әзерлек турында да әйтеп китте.
-Бәйрәмгә кадәр гармун белән бүләкләр җыйдык – бездә аны “Кыйбый” диләр. Яшьләр дә, картлар да чыкты. Аттракционнар, сәүдә нокталары күп булды. Безнең барыбызга бик ошады.
Авыл халкының куанычлы йөзләреннән күренгәнчә, бәйрәм матур булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев