Столбище авылында яңа мәдәният йорты ачылды
Яңа мәдният йорты президент финанслау программасы ярдәмендә төзелде.
Автор фотосы
Авыл халкы бу вакыйганы озак көтте, чөнки мәдәният учреждениесенең иске бинасы тузган иде. Хәзер Заозерная урамында заманча яңа күп функцияле үзәк барлыкка килде, анда зур һәм матур тамаша залы, искиткеч сәхнә белән бергә вокал, хореография, сынлы сәнгать белән шөгыльләнү өчен класслар, бай китапханә һәм килүчеләр өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар.
Мәдәният йорты ачуга авылда яшәүчеләр, районның иҗат коллективлары вәкилләре, бинаны күтәргән төзүчеләр җыелды. Столбищелыларны бу вакыйга белән котларга Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, райбашкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков һәм башкалар килде.
Ләйлә Ринатовна бәйрәм кунакларын сәламләп яңа мәдәният учагында балалар һәм өлкәннәрнең талантлары тагын да артуын, алар йөзендә елмаю булуын теләде. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән ул авыл мәдәният йортына 100 мең сумга сертификат тапшырды.
Килүчеләрнең барысына экскурсия тәкъдим иттеләр. Кунаклар яңа матур сәхнәдән зур булмаган театральләштерелгән тамаша карадылар, вокал дәресендә булдылар, үз эшләрен күрсәткән яшь рәссамнәр белән таныштылар. Кәрим Тинчурин исемендәге Казан театры оркестры концерты столбищелыларга сюрприз булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев