Татар Янтыгы: «Җәйнең ямьле бер киче»
Җылы, яңгырлы, җиләкле-гөмбәле, мул уңышлы җәйнең соңгы ае да килеп җитте. Татар Янтыгы авылында август аеның шундый ягымлы бер матур кичендә авыл мәдәният хезмәткәрләре «Җәйнең ямьле бер киче» дип исемләнгән урам бәйрәме үткәрде. Ул төрле яшьтәге авыл кешеләрен җыйды.
Фотолар Татар Янтыгы мәдәния йортыннан
Авылның түбән очы җырга-моңга күмелде, кич буе гармун тавышы яңгырап торды. Кешеләр рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, элеккедән — ата-бабалардан килгән уеннар уйнадылар.
Бәйрәмнең кадерле кунагы — Шамил абый Галиев үзенең матур җырларын, биюләрен, кызыклы мәзәкләрен бүләк итте. Шамил Галиев, шулай ук, авыл кичәсен үткәрү өчен үзенең йорт каршысын да тәкъдим итте..
Бу кичтә махсус хәрби операциядә һәләк булган авылдашларын — Лукин Рафил, Мазитов Ринатны да искә алдылар, аларның батырлыгы авылдашлары йөрәкләрендә мәңге сүнмәс һәм сакланыр.
Кичә гаҗәеп күңелле үтте. Бәйрәмгә килүчеләр караңгы төшкәч кенә бик канәгать булып, рәхмәтләрен әйтеп күңелләрендә ямьле уйлар, ямьле хисләр белән өйләренә таралыштылар.
Мәкаләне Татар Янтыгы авылы мәдәният йорты директоры Раушания Кашапова бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев