Татар Сараланында шигърият бәйрәме!
Бүген Татар Сараланы авылында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган искиткеч җылы һәм эчтәлекле кичә узды.
Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп оештырган бу чара чын мәгънәсендә рухи бәйрәмгә әверелде.
Кичәдә Тукайның үлемсез шигырьләре яңгырады, ә авыл китапханәчесе Наилә Җиһаншина шагыйрьнең тормышына кагылышлы кызыклы һәм яңа мәгълүматлар белән уртаклашты. «Татар Сараланы» коллективы һәм оста гармунчыбыз Наил Яруллин башкаруындагы көйләр чарага аеруча ямь өстәде. 🪗
Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы — җирле шагыйрә Рәмзия Давытова үзенең Тукайга багышланган «Шүрәле» шигырен укып, тамашачыларны сокландырды. Мәдәният йорты мөдире Тәнзилә Нуруллина да бу көнгә атап язган үз иҗат җимешен бүләк итте.
Кичә традиция буенча барыбызга да якын «Туган тел» җырын бергәләп башкару һәм җылы чәй өстәле артында дустанә гәпләшү белән тәмамланды. Милләт рухы яшәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев