Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Татар Янтыгында халкыбыз гореф-гадәтләре яңара

“Россия” телеканалы төшерү төркеме Татар Янтыгында кунакта булды.

Мәскәүлеләрне Гәндәлиф апаның утын мичендә пешкән коймаклары белән сыйладылар. Кунаклар Фаяз һәм Дамир абыйлар уйнаган гармунга кушылып рәхәтләнеп биеделәр, татар халкының милли ризыклары гөбәдия, бәлеш пешерү серләрен өйрәнделәр.

Авылда яшәүчеләр татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм яңарту эшен башлап йөрүче җирле клуб мөдире Рушания Кашапова булуын яхшы беләләр. Ул өлкән буын вәкилләре белән күп аралашкан, шуңа күрә элекке гореф-гадәтләргә, йолаларга яңа сулыш өрә алганнар. Хәзер Татар Янтыгында Сабан туенда яки авыл бәйрәмендә борынгы көйләрне җырлыйлар, әбиләребез һәм бабаларыбыз уйнаган халык уеннарын оештыралар.

Кызганычка каршы, кайбер авылларда безнең гадәтләребез онытылып бара. Шуңа күрә хәзер Татар Янтыгында яшәүчеләр кебек халкыбыз мәдәниятен саклау мөһим. Бу бәйрәмдә мин дә катнаштым, аларга карап күңелем сөенде, җанда рәхәтлек туды. Халкым яши, гореф-гадәтләребез югалмый, яшьләребез аларны үстерә.

 

Гәүһәрия Вәлиуллина-Зарипова, “Ак калфак” берләшмәсе Лаеш бүлеге җитәкчесе

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев