Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Каравон» бәйрәменең кунагы булды
Никольское авылында «Каравон» XXXIV Бөтенроссия рус фольклоры фестивален тантаналы ачу булды.
Хөрмәтле кунакны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская каршы алды. Аларны борынгы рус традициясе буенча икмәк-тоз белән, шулай ук җырлар һәм биюләр белән каршы алдылар.

Алексей Валерьевич өстәл һәм хәрәкәтле уеннар, шулай ук һөнәрчелек остаханәләре тәкъдим ителгән стилизацияләнгән мәйданчыклар белән танышты.

«Рус подворьесы» музеенда хөрмәтле кунаклар өчен Никольское авылы тарихы һәм аның традицияләре турында җентекле экскурсия үткәрделәр.

Алексей Песошин һәм Илдус Зарипов фестивальдә катнашучылар белән теләп фоторәсемгә төштеләр һәм алар белән бергә традицион «каравон адымы» белән әйлән-бәйлән уенында (хороводта) катнаштылар.

Алда — бәйрәмнең төп сәхнәсендә театральләштерелгән тамаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев