Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Татарстан Президенты Лаешта мәхәббәт сарае ачты

Рөстәм Миңнеханов яңа ЗАГС ачу тантанасында булды. Бина ишекләре Шәһәр көнен һәм район юбилеен бәйрәм иткән көнне ачылды. Шәһәргә кергәндә яңа бина беренче булып күзгә ташлана. Ул тышкы күренеше һәм бакчасы белән генә түгел, эчке матурлыгы белән дә сокландыра. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Михаил Афанасьевны фойеда фәрештәләр...

Рөстәм Миңнеханов яңа ЗАГС ачу тантанасында булды. Бина ишекләре Шәһәр көнен һәм район юбилеен бәйрәм иткән көнне ачылды.

Шәһәргә кергәндә яңа бина беренче булып күзгә ташлана. Ул тышкы күренеше һәм бакчасы белән генә түгел, эчке матурлыгы белән дә сокландыра. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Михаил Афанасьевны фойеда фәрештәләр киеме кигән бәләкәчләр һәм Казанның "Бригантина" бал биюләре ансамблендә катнашучылар каршы алды.

Зур, якты никахлар теркәү залында Президент озак еллар бергә яшәгән Маракиннар гаилә парын котлады һәм аларга сервиз бүләк итте.

Яңа сарай хуҗасы Мария Бурцева кунакларны икенче катка чакырды, ул яңа "Мәхәббәт сарае" буйлап зур булмаган экскурсия үткәрде. Аннан соң кунаклар Лаешның башка истәлекле урыннарын карарга юл алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район