Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләренә Рәис стипендияләре тапшырылды
Стипендиатлар арасында Лаеш районының яшь артисты исеме де яңгырады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә «Созвездие-Йолдызлык» XXVI Ачык республика телевизион эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Лауреатлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус дәүләт стипендияләренә лаек булды. Тантаналы бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Әлеге стипендияләр 21 нче тапкыр — Татарстанда сәләтле яшьләргә системалы рәвештә ярдәм итү турында карар кабул ителгән 2006 елдан бирле бирелә. Бу вакыт эчендә республиканың төрле төбәкләреннән килгән 583 катнашучы Рәис грантлары белән бүләкләнде. Моннан тыш, югары категорияле лауреатларны әзерләгән мөгаллимнәр дә премияләр ала.
«Стипендияләр – ул финанс ярдәме генә түгел, ә Татарстанның киләчәген нәкъ менә шундый иҗади, инициативалы кешеләр төзиячәгенә ышаныч һәм танылу билгесе дә», — дип билгеләп үтте фестивальнең генераль продюсеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.
Фестиваль җиңүчеләре арасында Олы Кабан авылыннан Рифат Сухарев аерылып торды. Ул «Вокал-соло» номинациясендә искиткеч чыгыш ясап, Рәис стипендиясенә лаек булды.
Аның сеңлесе Регина да фестивальдә уңышлы чыгыш ясады. Бу уңышларда аларның әнисе Илсөя Сухареваның өлеше бик зур. Әтисе Роман һәм бөтен туганнары бу конкурсны Татарстанның патриотик һәм мәдәни мирасы буларак бәялиләр һәм һәрвакыт хуплап торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев