Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Театраль фестиваль призы Усады лицеистларына тапшырылды

Күп профильле “Сәламәт буын” лицееның (Усады) “Күчтәнәч” театр коллективы “Сәйяр” балалар-үсмерләр театрлары республика фестивалендә приз яулады.

Фотоны мәгариф идарәсе бирде

Лицей укучылары Айдар Миңнеханов, Рузалина Тимергалиева һәм Ислам Әхмәдуллин татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Хаҗиева җитәкчелек иткән мәктәп театрында шөгыльләнәләр. Фестиваль программасында алар Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” әсәреннән өзек күрсәттеләр.

Муниципаль этаплар 2022 елның 17 октябренә кадәр үткәрелде. Республиканың дәүләт театрлары базасында 21 ноябрьдән 25енә кадәр бәйгенең зона этаплары үтте. Барлык этапларда 1000гә якын коллектив катнашты, читтән торып узган этапта 246 гариза каралган.

Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия  театрында 5 декабрь көнне фестивальдә җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы бүләкләү булып узды. Мондый дәрәҗәдәге чара балаларда рухи мәдәният формалаштыру һәм “2014-2022 елларда Татарстан Республикасында ТР дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында татар халкының милли мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү өчен оештырылган.

 Усадыдагы “Сәламәт буын” лицееның “Күчтәнәч” коллективы ТР мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде, аларга 10 мең сумга бүләк сертификаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы