“Туган тел аһәңе” районыбызның талантлы балаларын берләштерә
“Туган телләр көне” ункөнлеге уңаеннан Лаеш район мәдният йортында “Туган тел аһәңе” конкурс-фестивале булды.
Яшь артистлар Татарстан һәм Россия территориясендә яшәүче халыклар җырларын һәм биюләрен башкардылар.
Бәйгедә районның 14 мәктәбеннән төрле яшьтәге талантлы балалар катнашты. Жюри катнашучыларны ике номинация буенча бәяләде: “Вокал” һәм “Халык биюе”, өч яшь төркеме – кечкенә, уртанчы һәм өлкән. Әзерлек дәрәҗәсенең югары булуы күренде. Катнашучылар җырлар һәм биюләр башкаруда үзләренең артистлыкларын күрсәттеләр. Костюмнар зәвык белән сайланган, ә номерларның бар нечкәлекләре уйланылган. Габишево мәктәбенең “Ярательки” вокаль ансамбле составындагы иң яшь артистка 7 яшь, коллектив рус халык җыры “Порушка-Пораня” җырын башкарды. Ә Лаеш интернат мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Рамазан Әхмәтвәлиев “Почемучка” җыры белән тамашачыларны үзенә җәлеп итте. Кече Елга мәктәбе укучылары Сәмирә һәм Нәзиф Кашаповлар “Шома бас” татар халык биюен ут чыгарып башкардылар, залны елмаерга мәҗбүр иттеләр. Алар конкурсның яшь башкаручылары да. Лаешның 2нче мәктәбеннән Мәдинә Петрякова һәм Столбищедан Сәмирә Закирова татар халык һәм адыгей халкы биюен башкардылар, аларның осталыгына һәм пластикасына сокланмый мөмкин түгел. Оксана Панцирева “Купалинка” белорус халык җырын җырлады, аның сәхнәдә үзен тотуын һәм нәфислеген озын матур күлмәк тулыландырды. Вероника Ефременко Лаешның икенче мәктәбен тәкъдим итте. Ул башкарган рус халык җыры “За речкой, за быстрою” бер кешене дә битараф калдырмады. Балалар һәм укытучылар мәгариф идарәсе белән берлектә чын концерт оештырдылар. Конкурс-фестиваль йомгаклары буенча жюри җиңүчеләрне билгеләде. Кемнәрнең призлы урыннар алуы турында безнең “laishevskyi.ru”сайтының “Мәдәният” рубрикасыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев