Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Туганнары һәм тирә-юньдәгеләр куанычына.

Лаешта яшәүче Владимир Максимов өе янына куелган скульптурага үтеп баручылар сокланып карыйлар. Матур эт, киң күңелле аю, эшчән кырмыска, шаян колын, тегермән... Боларның барысы аның улы Александр эше. -Ул беркайчан да скульптура сәнгатенә укымады,- дип сөйли Владимир Яковлевич. -Барысына үзе төшенде. Карады-ясады. Моның белән ул өч ел шөгыльләнә инде. Өй...

Лаешта яшәүче Владимир Максимов өе янына куелган скульптурага үтеп баручылар сокланып карыйлар.

Матур эт, киң күңелле аю, эшчән кырмыска, шаян колын, тегермән... Боларның барысы аның улы Александр эше.

-Ул беркайчан да скульптура сәнгатенә укымады,- дип сөйли Владимир Яковлевич. -Барысына үзе төшенде. Карады-ясады. Моның белән ул өч ел шөгыльләнә инде.

Өй хуҗасы маңгаендагы тирне сөртеп алды - иртәдән кояш кыздыра. Ә ул иртәдән үк эштә - аю скульптурасын яңарта.

Аның оныкчыклары монда еш була, ә алары өчәү: бер малай һәм ике кыз, тиздән тагы берәү булачак. Владимир Максимов иҗади натуралы кеше. Улына да үз өен төзекләндерүгә омтылыш бирә алган. Туганнарын һәм әйләнә-тирәдәгеләрне сөендерә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район