Тылсымлы календарь
Яңа ел алдыннан бәләкәчләргә күңелсезләнергә вакыт юк – һәр ялда әти-әниләре йорты иҗат остаханәләренә әйләнә.
Ольга Новикова фотосы
“Бәхетле бәләкәч” балалар бакчасына йөрүчеләр бәйрәмгә калган көннәрне саныйлар. Бәйрәм җитү шатлыгын бизәү алымнарының берсе – тылсымлы календарь. Аны тәрбияче Ольга Новикова һәм тәрбияче ярдәмчесе Надежда Черняева ясады.
Нинди календарь соң ул?
“Затейки” мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәр көн декабрьнең чираттагы көне язылган кәгазь салынган тартма табалар. Анда балалар өчен биремнәр язылган. Алар рәхәтләнеп кисәләр, ябыштыралар һәм буйыйлар, шул ук вакытта уйныйлар да.
Декабрьнең беренче атнасында балалар яңа ел җырлары өйрәнделәр, әвәләделәр, рәсем ясадылар, бергәләп “Яшел чыршы” аппликацясе эшләделәр.
“Рукавички деда Мороза” могҗизалы тарихын тыңлагач бәләкәчләр Санкт-Петербургта Бияләй музее булуын белделәр. Җомга көнне балалар төркемдә бүләкләр салынган капчык таптылар, аннан һәркайсы файдалы сувенир алды. Ял көннәрендә яшь “самоделкиннар” әти-әниләре белән кызыклы табышмаклар белән открыткалар һәм яктырткычлар, бияләйләр, шулай ук 2019 ел символы булган дуңгыз балалары ясадылар. Чираттагы яллар матур гирляндалар һәм кул астындагы материаллардан кар бабайлар эшләүгә багышланды. Ә инде яңа елның соңгы шимбәсендә һәм якшәмбедә бәләкәчләр әти-әниләре белән кышкы урман ясадылар.
Менә яңа ел да җитте. Никадәр күргәзмә, барысы уртак хезмәт җимеше. Балаларның иҗат идеяләренең чиге юк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев