Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Валентина Клюшинаның иҗат кичәсе

Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Вера Баннова инициативасы буенча Лаеш үзәк китапханәсендә район чикләрендә дә билгеле халык җырларын башкаручы, атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Клюшинаның иҗат кичәсе булды.

-Мин аңа оныклары булган әниләрне – өлкән ханымнарны чакырдым. Кызганычка каршы, аларның концертларда булу, киноларга килү мөмкинлекләре юк диярлек, - дип аңлатып үтә Вера Андреевна. – Аларга игътибар күрсәтәсе, күңелләрен күрәсе килде. Элекке мәдәният хезмәткәрләрен, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны чакырдым.

Чәй табыны артында (һәркайсы үзе чәйгә нәрсәдер алып килде) чәчләре чаларган, бай тормыш тәҗрибәсенә ия, шатлыкларны да, кайгыларны да кичергән кунаклар рәхәтләнеп яраткан җырчылары чыгышын тыңладылар.

-Мин аның өчен генә махсус Рождественога бардым, - диде шаяртып мәдәният бүлегенең элекке машина йөртүчесе Павел Щеголев. – Тавышым яратам.

Валентина Клюшина җырлап кына калмый – гармунда да сыздырып уйный, аны газиз баласын тоткан кебек тота.

Валюша бала чагыннан ук бу музыка коралында уйный башлый. Ничектер  Лидия Русланова башкаруында такмаклар ишетә. Һәм биек шкаф өстендә торган гармунда уйнарга карар итә. Аны көчкә ала, бала куллары ныклап гармунга ябыша. Ә көй чыга бит! Шуннан бирле гармуннан да, җырлардан да аерылмый. Мәктәптә, балалар бакчасында чыгыш ясый. Хәрби егеткә кияүгә чыккач аның белән ил буйлап йөрергә туры килә, җыр һәм гармун кыен чакларны җиңәргә ярдәм итә.

Вакытлар үтә һәм Валентина туган җиренә – Рождественога кайта. Ә анда танылу һәм дан килә. Хәзер аны күп кенә район һәм республика чараларында ишетергә була.

-Менә бу костюмны миңа район тектерде, - дип горурланып сөйли Валентина Павловна. – Ә гармунны район башлыгы Михаил Павлович бүләк итте.

Яңадан җырчы һәм гармунчы белгән күп җырлар, шигырьләр һәм такмаклар яңгырады. Аларның кайберләре тыңлаучыларны көләргә мәҗбүр итте. Икенчеләре күңел кылларын тибрәтте.Ә өченчеләре күзләрдән яшь агызды.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар халык (исеме буенча түгел, ә танылуы буенча) җырчысын һәм гармунчысын хупладылар, аларның чыгышлары да алкышларга лаек булды.

Халык җырларын талантлы башкаручы Валентина Клюшина белән аралашкан лаешлылар очрашуны оештырган Вера Баннова адресына бик күп җылы сүзләр әйттеләр.

Фотоларны газета сайтының “Фотогалерея” рубрикасыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы