Халыклар күп төрле — Туган ил бер!
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Казан Экспо«да Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ябу булды.
Бу бәйрәмдә Лаеш районы иҗат коллективлары да билгеләп үтелде.
Республикада яшәүче халыклар мәдәниятен үстерүгә зур әһәмият бирелә. Бу хакта Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ябуга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килүе дә искәртә.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залының зур һәм якты бинасында күңелле бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә: күз явын алырлык матур милли киемнәр кигән кызлар, тирә-якта төрле телләрдә сөйләшкән авазлар яңгырый, дәртле халык көен ишеткәч аяклар үзләреннән үзләре бии башлый. Чара кысаларында «Безнең йорт — Татарстан. Россия» республика этномәдәният фестиваленең гала-концерты булды. Программада фестивальнең сайлап алу турларыннан соң лауреат булган иҗат коллективлары һәм башкаручылар катнашты. Алар арасында Лаеш районы мәдәният хезмәткәрләре дә бар иде.
Рождествено мәдәният йорты вәкилләре ике бүләккә ия булдылар. «Русская душа» фольклор ансамбленә (җитәкчесе Любовь Хәсәнова) лауреат дипломы тапшырдылар. Ә Рождествено авыл мәдәният йортына — 100 мең сумга сертификат.
Никольский мәдәният йорты мөдире Ирина Комиссаровага ТР авыл җирлекләре территориясендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләрен һәм аларның хезмәткәрләрен бүләкләүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте сертификаты бирелде.
Никольскийның «Каравон» фольклор ансамбленең балалар коллективы «Моңлы тамчы» — «Звонкая капель» ХI республика фестивале лауреаты дипломына лаек булды. Оксана Лобановская җитәкчелегендә Никольский балалары рус көйләре аһәңенә төшенәләр, халык мәдәниятенә тартылалар һәм аны саклаучыларга әйләнәләр.
"Каравон"ның өлкән составы рус ишегалдын тәкъдим итте. Никольский хатын-кызларына гына хас булган киемнәр чарада катнашучыларны һәм кунакларны аеруча кызыксындырды. Кызыл сарафаннар һәм шул ук төстәге баш яулыклары үзләренә җәлеп итә. Һәр җырчының үзенчәлекле муенсасы бар. Кешеләр рус ишегалдына күп җыелды, чөнки монда Никольский мәдәният йорты белгечләре саклаучы курчаклар ясау буенча осталык сәгате үткәрделәр. Күпләре халык киемнәрендәге — рус, татар, чуаш... үзенчәлекле курчакларны игътибар белән карадылар. Чиккән сөлгеләр һәм борынгы көзгеләр дә рус өе атмосферасын тудырды. Рус ишегалдына килгән һәр кешене елмаеп, ачык йөз белән каршыладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев