Жанна Родионова: “Минем эшем кәгазьдә түгел, ә җанлы”
Безнең илебездә ел саен опека хезмәте 100 меңгә якын социаль ятимнәрне ачыклый һәм урнаштыра – әти-әниләре ташлаган яки уңышсыз гаиләләрдән алынган балалар. Лаеш районында бу хезмәт ничек эшли, без бу хакта райбашкарма комитетының опека һәр попечительлек бүлеге начальнигы Жанна Родионова белән булган әңгәмә барышында белдек.
Жанна Александровна, опека хезмәте нәрсә ул һәм нәрсә белән шөгыльләнә?
-Балаларны опекага бирү ун ел элек башланды, шул чакта тәрбиягә бала алган гаилә дәүләт гаилә сәясәте объекты буларак карала башлады. Ятим балалар, опекунда булган балалар һәм бала алган гаиләләр белән эшлибез, балигъ булмаган балаларны юридик озатуда катнашабыз, мондый гаиләләрдәге акчаларны тоту турында отчетлар кабул итәбез.
Опекунга бала алган гаиләдән нәрсә белән аерыла?
-Алары да, болары да пособие ала. Гадәттә якын туганнар опекун булалар. Бездә андыйлар 48, алар 58 бала тәрбиялиләр. Бала алган гаилә өстәвенә акча да ала, үзенә күрә хезмәт хакы. Безнең районда исәптә шундый 13 гаилә бар, аларда 29 бала тәрбияләнә.
Ятим балалар һәм уңышсыз гаиләләр ничек ачыклана?
-Гадәттә алар турында җирлек башлыкларыннан яки туганнары, күршеләреннән беләбез. Шуннан соң аларны урнаштыру белән шөгыльләнәбез, уллыкка (кызлыкка) алу, опека һәм попечительлекнең республика үзәге белән эшлибез. Моның өчен уңайлы “Аист” программасы эшли, ул барлык опека органнарында бар. Әгәр балаларның аларны алырга теләгән һәм ала алган туганнары бар икән, опека эшләү өчен аларга җыясы документлар исемлеген бирәбез. Калган очракларда андый балаларны тәрбиягә бала алган гаиләләргә яки дәүләт учреждениеләренә җибәрәбез, шул ук вакытта аларның әти-әниләренә тагын бер мөмкинлек бирү өчен Лаеш балалар йортына путевка сорарга тырышабыз. Әгәр уллыкка алырга яки гаиләгә алырга теләүче кандидатлар бар икән, мәгълүматларны Казандагы гаилә коруга ярдәм итү үзәгенә юллыйбыз. Районның баш балалар табибы аша әниләре баш тарткан бәләкәчләр турында мәгълүмат алабыз. Узган елда андыйлар ике булды.
Бу вазифаны дүртенче ел башкару вакытында нәрсәләр тоясыз?
-Беренче вакытларда кыен булды. Зур җаваплылык тойдым – минем кулларда бала язмышы. Безнең эш нормалы түгел – төннәрен дә чыгабыз. Бер очрак истә калды, Нармонкага суд карарын үтәргә – эчкече анадан балаларын алырга бардым. Алар хәтта төшләремә керделәр... Балалар шундый әти-әниләрен дә яраталар.
Эш күләмен,эчке борчу-кызгануларны ничек җиңәсез?
-Миңа эшем ошый. Ул тере, кәгазь эше түгел. Син кешеләргә ярдәм итәсең, изге гамәл кыласың. Әлбәттә, вакыт үтү белән ияләшәсең, күңел ката, кырысланасың. Еламый башлыйсың...
Баланың үз теләге белән әти-әниләреннән китү очрагы булдымы?
-Әйе. Күптән түгел мин Нармонкадагы бер гаиләдә булдым. Яшүсмер балалар йортына китәргә тели, чөнки әнисе баш ташлап эчә. Мондый гаиләләрдә газга түләү проблемасы була. Кайберләре кышлый өйләрен газ плитәләре белән җылыталар. Бу бик куркыныч...
Сез эшләгән чорда уңышсыз гаиләнең төзәлү очрагы булдымы?
-Мин эшләгән чакта андый ике гаилә булды. Берсе Кече Кабанда яши. Әти-әниләре эчәләр, ә балалары балалар йортында тәрбияләнә. Хәзер без һәм авыл җирлеге башкарма комитеты бу гаиләне күзәтәбез.
Бала алган гаиләнең яхшылыгы нинди бәяләр белән билгеләнә?
-Ел дәвамында өч ай саен без балаларның ничек яшәүләрен тикшерәбез. Аннан соң ярты елга бер мәртәбә. Тикшерү акты белән мәктәпкә киләбез, сыйныф җитәкчесе белән сөйләшәбез. Өендә баланың йоклаган урынын, аның эш урынын карыйбыз. Балага тышкы кыяфәте, физик һәм психик үсеш дәрәҗәсе, имгәнгән, тырналган урыннары буенча бәя бирәбез. Бала исәптә торган педиатр белән аралашабыз.
Тәрбиягә бала алыргамы, алмаскамы дип уйланган кешеләргә нинди киңәш бирә аласыз? -Алар барысына әзер булырга тиешләр, карар кабул иткәнче барысын яхшылап үлчәргә кирәк. Мондый кандидатлар өч ай дәвамында тикшерү һәм тәрбиягә бала алган әти-әниләр мәктәбендә (ШПР) уку үтәләр.
Әңгәмәне йомгаклап нәрсә әйтер идегез?
-Үз гаиләгезнең, үз балаларыгызның кадерен белегез. Алар сездән башка бер кемгә дә кирәк түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев