Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Зур бәйрәм атмосферасында

Мөмкинлекләре чикләнгән йөзгә якын кеше социаль яклау бүлеге һәм А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены оештырган "Йөрәктән йөрәккә" район яшьләр фестивалендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте. Тамашачылар фикере буенча, беренче тапкыр ЛТЭТ сәхнәсендә үткән фестивальнең бәйрәм программасы барлык көтелгәннәрдән дә яхшырак иде. Зур тамашачылар залы яшь йолдызчыкларга һәм аларның остазларына кул чабудан...

Мөмкинлекләре чикләнгән йөзгә якын кеше социаль яклау бүлеге һәм А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены оештырган "Йөрәктән йөрәккә" район яшьләр фестивалендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте.

Тамашачылар фикере буенча, беренче тапкыр ЛТЭТ сәхнәсендә үткән фестивальнең бәйрәм программасы барлык көтелгәннәрдән дә яхшырак иде. Зур тамашачылар залы яшь йолдызчыкларга һәм аларның остазларына кул чабудан туктамады. Фестивальдә катнашучылар үзешчән сәнгатьнең иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр, моңа хореография дә, вокал да, театральләштерелгән тамашалар да керә. Ә фойеда халык иҗаты күргәзмәсе игътибарны җәлеп итә.

-Инвалидлар ункөнлеге - ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата зур игътибар, шәфкатьлелек һәм кайгырту зарурлыгы турында бар җәмгыятьнең исенә төшерү. Мин сезне бүген әлеге чарада сәламләвемә шат, сезгә яңа иҗади уңышлар телим! Мондый минутларда без тормышка башкача карарга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнәбез, - дип ассызыклады үзенең фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгатендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов.

"Бердәм Россия" партиясенең Лаеш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева, ЛТЭТ директоры урынбасары Ольга Якимова үз чыгышларында мондый чараларның безнең һәркайсыбыз өчен мөһим һәм кирәк булуы турында сөйләде.

Фестивальдә катнашучылар үз мөмкинлекләре чикләнүнең бары сүздә генә булуын чираттагы мәртәбә расладылар. Нәкъ менә иҗат белән шөгыльләнү, яхшы кәеф аркасында күпләр киләчәктә тормышта үз урынын таба, белем ала, яхшы һөнәр үзләштерә, гаилә кора. Фестиваль һәм конкурсларда бер генә тапкыр лауреат булмаган Алсу Әхмәтҗанова - шундыйларның берсе. Үзенең авыруына карамастан, ул кечкенәдән иҗат белән шөгыльләнә. Бүген, искиткеч бәләкәч әнисе булгач та, Алсу сәхнәне ташламый. Аның үзе иҗат иткән шигырьләре тамашачылар күңеленә үтеп керде. Шулай ук күптән түгел әни булган Маша Макарова да озак еллар буе бик теләп иҗат белән шөгыльләнә. Чираттагы фестивальдә ул тамашачыларны үзенең шигъри җыентыгыннан шигырь белән сөендерде. Фестивальнең тагын бер катнашучысы Ринат Сәләхов тормышын аралашу, яңа танышулар һәм бию белән шөгыльләнүдән башка күз алдына китерми. Яшь кеше хәрәкәтләнә торган инвалид коляскасы да аның иҗади процессына комачауламый. Күп кенә фестивальләр һәм конкурслар лауреатлары һәм дипломантлары Ренат Сәләхов һәм Надежда Шастина башкаруында дәртле аргентина биюе көчле алкышларга лаек булды. Интернат мәктәп, балалар тернәкләндерү үзәгенең яшь артистлары тамашачыларга үзләренең иң яхшы номерларын күрсәттеләр. Шушы талантлар төрлелеге фестивальгә зур бәйрәм атмосферасы бирде дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль Лаишево