Әниләр көнендә хәйрия концерты булды
Концерттан җыелган акчаларга безнең мобилизацияләнгән якташларыбыз өчен медикаментлар алачаклар.
Марина Гусева фотосы
Рождествено авылы мәдәният йортында Әниләр көне хөрмәтенә авыл җирлегенең үзешчән артистлары чыгыш ясады. Концертны алып баручы Валентина Хазова сөйли.
-Концертның бай, бик тә үзенчәлекле программасы тамашачылар күңеленә хуш килде. Бу кичтә алар үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышын карадылар, артистлар арасында өлкәннәр дә, балалар да бар иде. Тамашачылар игътибарына әниләр, туган як турында, Туган ил турында, мәхәббәт турында шигырьләр һәм җырлар, “Новые русские бабки”дан сәхнәләштерелгән тамашалар тәкъдим ителде. “Папа на один день – мама” тамашасын рәхәтләнеп карадык. Балалар әниләренә дәртле татар биюе бүләк иттеләр. Марина Чебакова татар телендә әниләр турында ике җыр башкарды. Хор башкаруында “Домик окнами в сад”, Николай Рубцов сүзләренә “Зимняя ночь”, “На улице тишина”, “Над родной сторонкою льется песня звонкая...” җырлары яңгырады. Әниләр балалары белән “Музыка уен кораллары” дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәм кичәсе дәвамында җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде.
Концерт хәйрия чыгышы дип игълан ителгән иде. Аннан кергән барлык акчалар мобилизацияләнгән якташларыбызга медикаментлар алуга тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев