Балалар шәфкатьлелек ордены юбилеен бәйрәм итте
25 ел тулу уңаеннан котлаулар кабул итте.
А. Денежкин исемендәге Балаларның шәфкатьлелек ордены (ДОМ) юбилеен бәйрәм итү уңаеннан район мәдәният йортында искиткеч концерт-котлау булды. Аның күп кенә элекке һәм хәзерге тәрбияләнүчеләре һәм кунаклар яраткан клубларын котларга килделәр.
Бу дата белән бар кешене беренче булып Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова (рәсемдә) котлады: “ Бу әллә ни зур юбилей булмаса да, Зөһрә Сәлимована җитәкчелегендә никадәр игелекле һәм файдалы эшләр эшләнгән! Битараф булмаганнарга, кирәк чакта ярдәм кулы сузучыларның барысына зур рәхмәт”.

ДОМ составына төрле юнәлештәге сигез клуб керә. Балаларны һәм олыларны берләштергән мәнфәгатьләр төрледән төрле. Бу фольклор иҗат һәм спорт, интеллектуаль уеннар, гамәли сәнгать һәм әдәби иҗат. Үзенең күп тәрбияләнүчеләре өчен ДОМ талантны һәм иҗади юлны үстерүдә старт мәйданчыгы булды.
Шәфкатьлелек ордены башында Булатова Лена Нуриевна, Антонова Марина Александровна, Раиса Ивановна Сурулева һәм, әлбәттә, “Берегиня” ансамбле составы әгъзалары – Мироновлар, Илларионовлар, Шапировлар, Ватагиннар, Сәләховлар. Сәхнәдә Орден җитәкчесе Зөһрә Лезинага җылы сүзләрне күп әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар, ул бер кемне дә ягымлы сүзсез, бүләксез калдырмады. Концертта катнашучыларның һәркайсына җылы сүзен җиткерде.
Концерт программасын беренче булып Галина Григорьева җитәкчелегендәге Лаеш интернат мәктәбенең кашык уйнаучылар ансамбле ачты. Аларның фольклор мелодиясе беренче аккордтан соң ук бар тамашачыны үзенә җәлеп итте.
ДОМ юлы алардан башланган “Берегиня” ансамбле тамашачылар хөкеменә театральләштерелгән акапелла тәкъдим итте. Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр, Лаешның икенче һәм өченче мәктәпләре укучылары вокаль һәм бию номерлары күрсәттеләр. Казаннан килгән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән төрле халыкара һәм бөтенроссия бәйгеләре һәм фестивальләре җиңүчесе Тимур Фазлыев юбилярны шигырьләр укып һәм җырлап котлады. Аның иҗат юлы Лаешта сәламәтлеген җирле тернәкләндерү үзәгендә торгызганда башлана, малайның талантын күрәләр. Тимур музыка белән яши, ярата, хыяллана һәм җырлый.

Гадәт буенча сәхнәгә Александр Денежкин исемендәге премия лауреатларының барысын чакырдылар. Ә юбилей елында премия “Надежда” клубы рәисе Алсу Әхмәтҗановага бирелде.
Сәхнәдә юбилярларны ДОМ үз карамагындагыларга биргән көчкә, тырышлыкка, игелеккә һәм игътибарга битараф булмаган кешеләр котлады. Җанга рәхәтлек биргән, ихлас һәм өйдәгечә җылы, гаилә бәйрәме булды бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев