Башлык чыршы бәйрәме балалар өчен яңа ел чараларын башлап җибәрде
Район башлыгы чыршысы балалар өчен яңа ел чараларын ачып җибәрде.
Автор фотосы
Бәйрәм район мәдәният йортында булды. Концерт залына республика бәйгеләрендә һәм олимпиадаларда җиңүчеләр, спортчылар, иҗади балалар, волонтерлар һәм яшьләр һәм патриотик хәрәкәтләр активистлары һәм Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары җыелды.Чарада Донецк һәм Луганск халык республикалары балалары да катнашты. Тантанага бүген әтиләре Туган илне саклаган гаиләләрдәге малайлар һәм кызларны да чакырдылар.
Илдус Зарипов отличникларны, агымдагы елда иҗатта һәм спортта уңышларга ирешкәннәрне төп сәхнәдән котлады. Район башлыгы балалары ел саен югары нәтиҗәләргә ирешкән, шәхси һәм команда белән күрсәткән уңышлары өчен педагогларга, остазларына рәхмәт әйтте:
-Балаларның иң яраткан сихри бәйрәме якынлаша. Без узып баручы 2022 елга йомгак ясыйбыз һәм киләсе, 2023 елга, планнар корабыз, - дип ул килүчеләрнең барысына сәламәтлек, куелган бурычларны үтәүләрен теләде:
-Сезгә уңышлар юлдаш булсн, - дип сүзен йомгаклады Илдус Фатыйхович.
Лаеш район мәдәният йорты яңа елга бизәлгән: стена янында фото-зона, чыршы бик матур, чын гүзәлкәй. Бәйрәмне алып барган Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел кәефе тудырдылар.
Котлау бүлегеннән соң Казаннан килгән “Тик Так” кавер төркеме чыгыш ясады. Артистлар киң таралган җырларны башкардылар, зал да аларга кушылып җырлады. Төркемнең башлап җырлаучысы Диана Дәүләтшина яшь кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм барысын биергә чакырды. Иң активлары һәм шаяннары Кар кызы һәм Кыш бабай белән бии башлады. Кече яшьтәге мәктәп укучылары бәйгеләрдә теләп катнаштылар.
Барлык балалар могҗизага ышана һәм бүләкләр ярата. Шуңа күрә бу искиткеч бәйрәм алар хәтерендә озак сакланыр һәм яңа ел кәефен күтәрер. Кышкы каникуллардан соң талантлы мәктәп балалары укуда, спортта, иҗатта шәхси рекордларын күтәрүне дәвам итәрләр, 2023 елда да башлык чыршы бәйрәменә килүне максат итәрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев