Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Бер, ике, өч – чыршы утлары кабын!”

Сүз дә юк, өлкәннәр дә, балалар да түземсезләнеп көткән иң сихри бәйрәм – ул Яңа ел.

Яңа ел бәйрәмнәрендә яшел чыршы мәҗбүри атрибут. Ә шәһәрнең үзәк чыршысын ачу һәрчак ин матур һәм онытылмас вакыйга булып кала.

Автор фотосы

Бәйрәм “Сәйдәш” халык бию театры чыгышы белән башланды. Кар Барсы киемендәге аниматор балаларны спорт уеннары белән мавыктырды. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар үз энергияләре белән Чыршыны кабыздылар. Матур утлар төнге күк йөзен яктыртты һәм бәйрәм кәефе тудырды.

Балалар конкурсларда, күңелле стартларда актив катнаштылар, тауда шудылар, Кар ясалган фигуралар янында фотога төштеләр.

Лаешлыларны бәйрәм белән котларга район башлыгы Илдус Зарипов та килде. Ул яңа елның бәхетле булуын теләде, мобилизацияләнүчеләр гаиләләре дә игътибар үзәгендә булды.

-Безнең өчен мондый           гаиләләргә ярдәм итү өстенлекле бурыч. Һәр гаиләдә диярлек балалар бар, алар могҗизага һәм Кыш бабайга ышаналар. Безнең барыбыз сугышчыларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез, - дип басым ясады район башлыгы. -Каникул көннәрендә актив ял итү өчен барлык спорт объектлары, парклар, шугалаклар эшли. Без быел шәһәрне масштаблы төзекләндердек һәм яшәешне уңайлы итү өчен эшне дәвам итәчәкбез.

Биналарны яңа елга ут белән иң яхшы бизәгән шәһәрнең иң иҗади кешеләрен бүләкләү өчен сәхнәгә чакырдылар. Йорт хуҗалыклары арасында Владимир Кузьмин һәм Людмила Авласевич җиңде. Административ биналар арасында – Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе, интернат-мәктәп, Лаешның 1нче гимназиясе, “Березка”, “Бәхетле бәләкәч”, “Радуга” балалар бакчалары. Предприятиеләр һәм оешмалар – Үзәк китапханә, балалар йорты, Лаеш район суды, “Инженерлык технологияләре” РСК һәм Чаңгы базасы. Административ биналар арасында комиссия гран-прины Лаеш районы мәгариф идарәсенә бирде.

Концерт программасында Алия Чернова, Нәзирә Сабирова һәм Фидаил Вәлиуллин чыгыш ясады, аларны алкышларга күмделәр.

Балалар һәм өлкәннәр Кыш бабай һәм Кар кызы белән рәхәтләнеп җырладылар һәм биеделәр, уйнадылар һәм күңелле бәйгеләрдә катнаштылар.

Гадәт буенча бәйрәм матур утлар белән балкыган чыршы янында әйлән-бәйлән белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев