Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
мәдәният

Илдус Зарипов: «Безнең бурыч - кешеләр өчен эшләү»

Җирле үзидарә органнарының һөнәри бәйрәменә 15 ел тулуны бәйрәм концерты һәм бүләкләр тапшыру белән билгеләп үттеләр.

Тантаналы чараны район мәдәният йортында район башлыгы Илдус Зарипов ачты.

-Җирле үзидарә – гражданнарга иң якын хакимият, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Илдус Фатыйхович. - Кешеләр көн саен хакимиятнең җирле органнарына ТКХ, төзекләндерү, спорт, мәдәният һәм башка күп кенә мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә. Җайга салынган эш нәтиҗәсендә күп кенә проблемаларны хәл итеп, халыкның тормыш сыйфатын яхшырта алдык. Җирле үзидарәнең нәтиҗәле системасы Татарстанны Россиянең башка күп кенә төбәкләреннән аерып тора. Юкка гына безнең республиканың муниципаль берәмлекләр Советы илдә иң яхшысы дип табылмады.

Лаеш районы башлыгы хезмәттәшләренә авыр һәм намуслы хезмәтләре һәм эшкә җаваплы караулары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, битараф булмаган активистлар белән диалог нәтиҗәсендә халыкның иминлеген билгели торган әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла.

Тантаналы кичәдә җирле хакимият органнары вәкилләренә – авыл җирлекләре җитәкчеләренә, хисапчыларга, техник хезмәткәрләргә, машина йөртүчеләргә һәм Лаеш районының бердәм һәм тату командасында хезмәт куючы башка күпләргә лаеклы бүләкләр тапшыру иң күңелле мизгел булды.

Чакырылучылар өчен бу көнне район мәдәният йортында зур бәйрәм концерты оештырылды. Сәхнәдә тамашачылар алдында бөтен районнан иң талантлы артистлар чыгыш ясады. Мәдәни программа төрлелеге һәм җирле җырчыларның һәм биючеләрнең иҗади сәләтләре белән сөендерде. Мәсәлән, Альбина Латыйпова испан телендә «Besame Mucho» җырын - XX гасырның иң танылган музыкаль әсәрләренең берсен башкарды. Аның укучылары Оксана Панцырева һәм Полина Галкина да тамашачыларны үзләренең вокал сәләтләре белән сөендерделәр. Беренче тапкыр дуэт булып Елена Шәйхаттарова һәм Алия Чернова чыгыш ясады. Концертта туган тел турындагы шигыре белән Аяз Нурмөхәммәтов иң яшь катнашучы булды. Айгөл Вәлиуллина Лаеш төбәгенә багышланган җыр белән чыгыш ясады. Ризәлә Сибгатованы тамашачы бик җылы сәламләде. Ә «Экспромт», «Рябинушка» һәм «Импульс-Dance» бию коллективлары чираттагы тапкыр сәхнәдә ут уйнатты, алар моны барысыннан да яхшырак эшли беләләр.

Бәйрәм тәмамланды. Алда җирле хакимият вәкилләрен хезмәт мәшәкатьләре, тулы иҗат атмосферасы, яңа проектлар һәм яңа казанышларны гамәлгә ашыру көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы бәйрәм лаешта реклама Җирле үзидарә көне