Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Интернат юбилеен билгеләп үтте

Лаештагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат мәктәбе үзенең 55 еллыгын бәйрәм итте.

Учреждение директоры Гөлнара Шәрипова кунакларны район мәдәният йорты фойесендә каршылады. Барысы интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр эшләре һәм казанышлары күргәзмәсен кызыксынып карады. Тамашачылар залына дуслары җыелды: элекке педагоглар, тәрбияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре, меценатлар, иганәчеләр вәкилләре, шулай ук иҗади талантлы — хәзерге укучылар.

Педагоглар һәм тәрбияләнүчеләрнең берләштерелгән хоры чыгышы бәйрәм тантанасының прологы булды, аннан соң тантана гаепчесен ТР мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем идарәсе начальнигы Татьяна Алексеева котлады.

-Тарих өчен бу мизгел, ә мәктәпне тәмамлаучыларның күп буыны, хезмәт ветераннары һәм укытучылар өчен онытылмас вакыйга, ул искиткеч хатирәләр бүләк итә һәм тормышның яңа битләрен ача. 55 ел озынлыгындагы юл сезне искиткеч нәтиҗәләргә китерде, алар белән горурлана аласыз. Сезнең ярдәм белән балалар үзләре өчен гаҗәеп белемнәр дөньясы ачалар һәм бәя биргесез тормыш тәҗрибәсе алалар, ел саен спорт ярышларында катнашалар, төрле бәйгеләрдә җиңү яулыйлар. Бу казанышлар мәктәп коллективының таланты һәм профессионализмы нәтиҗәсе булып тора. Һәр көнне бу мәктәпкә балалар янына килгән һәм аларның көнен бәхетле иткән кешеләргә бик зур рәхмәт.

Татьяна Георгиевна күп еллык хезмәтләре, һөнәргә тугры булулары һәм үсеп килүче буынны үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен коллективка музыка үзәге алу өчен сертификат тапшырды.

-Интернат мәктәпкә килгән саен без җылы, дусларча атмосферага чумабыз. Тормыш үзгәрә, өстенлекләр үзгәрә, әмма бу мәктәпнең яхшы гадәтләре саклана. Монда кешелеклелек, намуслылык, хөрмәт һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Гөлнара Хәкимулловна булган гадәтләрне дәвам итә һәм мәктәп тормышына яңа һәм яхшы төсмер кертеп аны арттыра. Республика ярдәмендә бүген интернат мәктәпнең матди базасы яхшы, бина ремонтланган уку һәм тәрбияләнүчеләр яшәү өчен шартлар булдырылган. Бу балалар өчен мәктәп мәңгегә икенче өй булып калыр, чөнки педагоглар һәм учреждение хезмәткәрләре үзләрен тулысынча аларны тәрбияләүгә багышлаган. Үз чиратларында безне үз уңышлары белән сөендерәләр — мәдәнияттә дә, спортта да һәм укуда да, шәһәр, республика һәм федераль дәрәҗә чараларында безнең интернат-мәктәп алдынгылар арасында!

Илдус Фатыйх улы юбилей белән педагогларны, тәрбияләнүчеләрне генә түгел, мәктәпнең техник персоналын да котлады һәм директорга 300 мең сумга сертификат тапшырды. Интернатның дуслары җылы сүзләрне кызганмадылар, алар да буш кул белән килмәгән. Талантлы тәрбияләнүчеләр арасында «Карамель» бию ансамблендә катнашучыларга бал биюләре өчен яңа костюмнар бүләк иттеләр.

Үз мәктәбен аның беренче директоры Рафыйк Сәгыйтов һәм төрле елларда тәмамлаучылар котлады: хатыны белән ВОС татар төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин һәм сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге директоры Антон Агафонов. Котлаулар һәм интернат-мәктәп эшчәннәрен бүләкләү өлкән һәм яшь артистлар башкаруында үзешчән сәнгать номерлары белән үрелеп барды. Интернат мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Алексей Маташов һәм икенче сыйныф укучысы Мария Дмитриеваның искиткеч биюе беркемне дә битараф калдырмады. Алар сәхнәдә йөзгән кебек иде, әйтерсең кыз коляскада түгел, ә партнеры белән тигез бии. Лаешның сәнгать мәктәбе укытучылары һәм Александр Денежкин исемендәге Балаларның шәфкатьлелек ордены әгъзалары музыкаль бүләк ясадылар.

Чара Кыш Бабайның якынлашып килүче яңа ел белән котлавы һәм бергәләп «На часах 12» җырын башкару белән тәмамланды. Интернат-мәктәп юбилеен бәйрәм итү бер тында үтте һәм кунакларга, катнашучыларга иң җылы һәм матур тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы школа-интернат Лаишево