“Йөрәктән – йөрәккә” – чиксез талантлар фестивале
Ел саен үтә торган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр фестиваленә Чистай һәм Балык Бистәсе артистлары килде.
Автор фотосы
Район мәдәният йорты фойесендә чара кунакларын иҗади эшләр күргәзмәсе һәм балчыктан һәм пластилиннан әвәләп әйберләр ясау буенча осталык сәгате каршылады.
-Безнең фестиваль – бу кешеләргә үз талантларын һәм үз эчке дөньяларын ачу мөмкинлеге бирә торган бәйрәм! – чараны алып баручы – мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марина Шастина шундый сүзләр белән ачты.
Сәламләү өчен сүзне Лаеш райбашкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков алды:
“Ел саен үтә торган “Йөрәктән йөрәккә” фестивале безнең гади булмаган тормышта аерым урын алып тора. Монда рухлары көчле булган кешеләр үзәкләргә үтә торган искиткеч номерлар күрсәтәләр”.
Концерт программасын Лаеш интернат мәктәбенең «Росинка” вокаль төркеме чыгышы ачты. Балалар “Моя мама лучшая” җырын күңелләргә керерлек итеп башкардылар. Балык Бистәсе районының ветераннар җәмгыяте вәкиле Светлана Кнутова артистлар Әнәс Низамов һәм Сергей Шелковны тәкъдим итте, алар татар һәм рус телләрендә җырлар башкардылар. Сәхнәгә күп санлы фестиваль кунаклары күтәрелде. Алар аның алыштыргысыз оештыручысы А. Денежкин исемендәге Балалар шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина адресына җылы сүзләр күп яңгырады, әлбәттә, бүләкләр тапшыру да булды.
Сәләховлар гаиләсе сәхнәдә “Саран Вартан” мәсәле буенча мини-спектакль күрсәтте. Ринат һәм Мәдинә Дәүләтовна искитмәле реквизит әзерләгәннәр: зур булмаган кәҗә тиресеннән җиде бүрек теккәннәр, әдәби әсәрнең саран баш герое шундый заказ биргән бит. Татьяна Ватомова җитәкчелегендәге “Карамель” бию коллективы концертта ике бию күрсәтте: шаян “Марусенька” һәм спорт биюе. Өлкәннәр һәм балалар үз иҗатларын тамашачылар белән уртаклаштылар. Талантлы артистларны алкышлап тамашачыларның куллары арыды. Ә Зөһрә Сәлимовна Балаларның шәфкатьлелек орденына йөрүчеләр өчен бүләкләр һәм җылы сүзләр кабул итеп кенә калмады, үзе дә фестивальдә катнашучыларның һәрберсенә диплом һәм кечерәк бүләк тапшырды. Елена Карандина “С песней по жизни” ансамблендә катнашучылар белән бергә әни һәм яраткан шәһребез Лаеш турында җыр башкарды. Лаеш интернат мәктәбе укучысы Михаил Скалов “Росинка” ансамблендә катнашучылар кебек үк Галина Григорьева җитәкчелегендә шөгыльләнә, ул бик матур итеп “За мир на земле” шигырен сөйләде. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр “Балаганчик” ансамбленең яшь катнашучылары башкаруында такмаклар тәкъдим иттеләр, ә Никита Пясточкин дәртле “Лезгинка” башкарды. Балалар белән Людмила Сундарева шөгыльләнә. Аерым номерларны шигырьләр сөйләү һәм биюләр алыштырды. Залда утыручылар талантлы үзешчән сәнгать артистларының барлык номерларын алкышлап каршыладылар.
Чистай кунаклары - Светлана Хрусталева җитәкчелегендәге “Истоки” ансамбле килүчеләргә искиткеч “Я лечу над Россией” һәм “Белый снег” вокаль-хореографик композиция күрсәтте. Балаларның шәфкатьлелек ордены чараларында еш катнашучы Роман Федонин үз шигырен безнең сугышчыларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлады.
Күп төрле концертларда һәм бәйгеләрдә актив катнашучы Мария Дормидонтова кашыкларда һөнәри, чын осталарча уйнады. Тамашачылар бию көенә агач кашыклар ритмына кушылып утырган килеш биеделәр.
Җылы һәм дустанә атмосфера район мәдәният йортына иҗади сәләтле фикердәш кешеләрне җыйды. Фестивальдә катнашучылар күрсәткән талантлар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең энергияләре чиксез булуны, киләчәккә өметләре булуны тагын бер кат күрсәтте, алар әйләнә-тирәдәгеләргә дә көч бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев