Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Кинофильмнардан яраткан көйләр

Лаеш тыңлаучыларын Эннио Морриконе музыкасы белән таныштырдылар. Лаешның балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә

«Кинофильмнардан яраткан көйләр» хәйрия концерты булды Ул итальян композиторы һәм дирижеры 400дән артык фильмга музыка язган Эннио Морриконеның тууына 95 ел тулуга багышланды.

Сәнгать мәктәбе сәхнәсендә лаеш артистлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар киң таралган үзебезнең ил һәм чит илләр фильмнарыннан музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар. Мәсәлән, Светлана Тарасова скрипкада «Профессионал» фильмыннан мелодия башкарды. Ә Владимир Воробьев һәм Роза Фатыйхова «Весна на Заречной улице» һәм «Есть только миг» җырларын җырладылар. Аннан соң сәхнәгә Сергей Козин, Елена Калиткина, сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары ансамбле һәм «Рябинушка» хореография ансамбле чыкты.

Барлык җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм фондына китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы