Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Китапханәдә Гаилә елы башланды

Абонементта «Минем дөньям — минем Гаиләм» китап күргәзмәсе ясалган.

2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итү турында карар гаиләне яклау, мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм кебек традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан кабул ителде. 

Бу кыйммәтләр нык һәм бәхетле гаиләнең нигезе -җәмгыятьнең тотрыклылык һәм чәчәк атуы гарантиясе булып тора. Һәрберебез өчен тормышыбызда иң мөһиме- гаилә. Ул, без яраткан, кайгырткан, аларга бәхет теләгән безнең иң якын һәм туган кешеләребез.

Лаеш китапханәсендә "Минем дөньям-минем Гаиләм«дигән иллюстрацияле китап —күргәзмә әзерләнгән. Әдәби экспозиция биш бүлектән тора: «Русьта гаилә традицияләре», «Гаиләнең тәрбия серләре» " «Гаилә мөнәсәбәтләре әлифбасы», «Әдәби әсәр битләрендә гаилә» һәм " Гаилә ялы".

Күргәзмәдә гаилә тормышы серләрен, гаилә мөнәсәбәтләре психологиясен, үсеп килүче буынны тәрбияләүне, гаилә бәхетен төзү принципларын ачучы әдәбият тәкъдим ителә. Басма матбугат кешеләрне сәламәт яшәү рәвеше, актив гаилә ялы, гаилә әгъзаларының мавыгулары белән таныштыра.

Шулай ук күргәзмәдә рус һәм чит ил язучыларының китапларын табарга мөмкин, алар нәфис әсәрләр битләрендә гаилә мөнәсәбәтләре проблемаларын күрсәткән. Бу китаплар гаиләне кадерләүче, анда ышаныч, мәхәббәт һәм күңел җылысы атмосферасын тудыручы һәркемгә кызыклы һәм файдалы булачак.

Лаеш районы халкы һәм кунаклары китапханәгә барып ел дәвамында күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Китапханәдә Гаилә елы башланды