Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Корбан гаете – хәерхаклы бәйрәм

Сокурыдагы “Юлчы” мәчетендә Корбан гаетен зурлап үткәрделәр.

Автор фотосы

 9 июльдә 02.30 минутта иртәнге намаз укылды. 3 сәгатьтән дин тотучылар бәйрәм намазы укыдылар, вәгазь тыңладылар. Мөселманнар бер-берләрен бәйрәм белән котладылар.

Корбан гаете Мәккәгә хаҗ кылу тәмамлануны белдерә һәм корбан өч көн эчендә чалына. Лаеш районы мөселманнары аны зурлап үткәрә. Райондагы һәр мәчеттә бәйрәм намазлары укылды, Коръән сүрәләре яңгырады. Бу көнне һәр кеше изге гамәл кыларга омтыла, мохтаҗларга хәер тараталар, ярдәм итәргә ашыгалар, мәрхүмнәрне искә алалар.

“Юлчы” мәчетенә социаль тернәкләндерү һәм җайлаштыру үзәге директоры, Татарстан иҗтимагый палатасы әгъзасы Азат Гайнетдинов үзенең дус һәм тату гаиләсе белән килде. Ул корбанга аталган терлекләрне үзенчәлекле чалу комплексы турында сөйләде.

-Барлык итне без мохтаҗларга, балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә бүләбез. Бер өлеше “Кеше приюты” проекты буенча урамда калганнарга, фәкыйрьләргә китә, - дип билгеләп үтте Азат Галимҗан улы. – Корбан гаетенең беренче көнендә меңгә якын сарык чалынды. Хәзер сыерлар чала башлыйбыз. Ислам кануннары буенча алар да корбан буларак чалына, аны берничә гаилә берләшеп тә чалдыра ала.

“Юлчы” мәчетенә кеше күп җыелды. Аларның һәрберсе монда догалар уку, аятьләр тыңлау һәм сәдака тарату, ит өләшү өчен килгән. Балалар зонасында аттракционнар эшләде. Балалар бушлай матур батутларда туйганчы сикерделәр, паровозда йөрделәр, карусельдә әйләнделәр. Балалар программасы аеруча бай булды, алып баручы Айрат Заһриев алар белән шыярды, күңелле бәйгеләр үткәрде. Кунакларны тәмле пылау һәм хуш исле чәй белән сыйладылар.

Барысы бер тында үтте, бары бер максат – кешеләргә шатлык китерү. “Юлчы” мәчетенең “Корбан” комплексында мохтаҗлар өйләрендә бәйрәм ашы пешереп гаиләсен ашату өчен ит алдылар. Али хәзрәт барысын Корбан гаете белән котлады һәмсәламәтлек, һәр өйгә тату һәм бәрәкәтле тормыш, муллык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Корбан гаете – хәерхаклы бәйрәм