Лаеш балалар китапханәсендә язучының юбилеен билгеләп үттеләр
Софья Могилевскаяның тууына 120 ел тулу уңаеннан үзәк балалар китапханәсе абонементында “Төрле төстәге әкиятләр” (“Разноцветные сказки”) китап күргәзмәсе оештырылган.
Софья Абрамовна илле елга якын гомерен балалар әдәбиятына һәм журналистикасына багышлый. Аның иҗаты бик төрле. Язучының әсәрләре арасында повестьлар, әкиятләр, хикәяләр һәм барлык яшь төркемнәрендәге балалар өчен фәнни-популяр әсәрләр табарга мөмкин.
Китаплары өчен сюжетларны ул беркайчан да уйлап чыгармаган, бары тик малайлар һәм кызлар яшәгән, эшләгән һәм ял иткән урыннар турында һәм алар белән мәктәптә, лагерьда, авылда, дачада булган кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны турында сөйләгән.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар: “Максимка”, “Көчле тавышлы барабан турында әкият”, “Крёкшинда җәй” һәм башкалар. “Сигез зәңгәр юл” повестенда С. Могилевская йөзү белән шөгыльләнүче балалар, аларның дуслыгы, үзара мөнәсәбәтләре, уңышлары һәм уңышсызлыклары турында сөйли.
Язучы еш кына балаларның күнегүләрен күзәтә һәм үзенең “Сигез зәңгәр юл” повесте турында болай дип яза: “Бу повесть минем кечкенә дусларым, балалар спорт мәктәбе йөзүчеләре турында. Мин бассейнда күп көннәр үткәрдем, дәресләрдә катнаштым. Мин аларның уңышларына шатландым, уңышсызлыкларына кайгырдым, аларны бәйләгән дуслыкның үсүен һәм ныгуын күзәттем. Бу чын дуслык иде. Мондый дуслык кешеләргә яхшырак, игелеклерәк һәм намуслырак булырга, ә иң мөһиме – үзләре турында гына түгел, ә иптәшләре турында да кайгыртырга ярдәм итә.
Софья Могилевскаяның тормышы һәм иҗаты турында тулырак белергә, аның әсәрләре белән Лаеш балалар китапханәсендә “Төрле төстәге әкиятләр” китап күргәзмәсендә танышырга мөмкин.
Т. Вафина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев