Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш балалары Шарль Перро әкиятләренең тылсымлы дөньясына чумды

Француз әкиятчесе Шарль Перроның тууына 395 ел тулуга багышлап үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Шарль Перро әкиятләренең тылсымы” дигән кызыклы чара үткәрде.

Уенда ”Бәхетле балачак” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнашты. Алар алып баручы белән мавыктыргыч әкиятләр сәяхәтенә чумды. Малайлар һәм кызлар әкиятләрнең күңелле һәм моңсу булуын, һаман яхшы тәмамлануын, әкияттә һәрчак яхшылык  җиңүен белделәр. Әле тагын әкиятләрдә һәрвакыт могҗизалар була!

Балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, аның искиткеч әкиятләре белән таныштырдылар. Без аларның барсын да беләбез: “Красная шапочка”, “Золушка”, “Кот в сапогах”, “Мальчик с пальчик” һәм башкалар. Чара дәвамында балалар белән танылган әкият герое - Кызыл калфак була. Ул яраткан әбисенә юл таба алмый.

Аңа кәрзиндә яткан биремнәрне үтәргә булышырга кирәк иде. Балалар Шарль Перро әкиятләре буенча табышмаклар чиште, теге яки бу әкияткә кагылышлы предметлар буенча геройларны таныды. Төрле әкият геройлары иллюстрацияләрен күрсәтеп, рәсемдә нәрсә җитмәгәнен табарга, төшереп бетереп буярга кирәк иде.

Иң мавыктыргыч бирем “Геройларны киендерү ” булды. Балалар ике төркемгә бүленеп, алар арасында киемнәр белән өстәл куелды. Чиратлашып һәр команда әгъзасы бер кием алып үз героен киендерергә йөгерде: Кызыл калфак һәм Итек кигән мәчене. Балалар бөтен биремнәрне уңышлы үтәде.

Кызыл калфак балаларга ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте. Чара ахырында балалар “Әкиятләр нәрсәгә өйрәтә?”  соравына җавап бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы "Бәхетле балачак" балалар бакчасы Шарль Перро