Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш ягы делегатлар кабул итте

Лаеш шәһәренең социаль-мәгариф объектлары ишекләрен Татарстан Халыклары Ассамблеясе советының күчмә утырышында катнашучылар өчен ачты.

Автор фотосы

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе директоры Зөлфия Газизуллина кунакларны ачык йөз белән каршылады. Мәктәп укучылары Лаеш районында яшәүче халыклар телләрендә ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлар урынбасарларын, Татарстан халыклар Ассамблеясе филиаллары җитәкчеләрен һәм вәкилләрен, Халыклар дуслыгы йорты директорларын сәламләделәр. Төрле яшьтәге балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм халык биюләрен башкардылар.

Оештыручы педагог, төрле фестивальләрдә һәм конкурсларда җиңүче Мария Гришина музыкаль белеме булмаган балалардан торган “Радушие” ансамблен тәкъдим итте. Балалар билгеле татар көен ксилофонда һәм флейталарда башкардылар. Кунакларны Лаешның 2нче мәктәбе укучылары казанышлары һәм уңышлары белән таныштырдылар.

Делегатлар арасында АНТ милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм яшьләр Ассамблеясенең яшь лидерлары да бар иде. Алар, күчмә утырышта катнашучыларның калган төркемнәре кебек Гавриил Державин исемендәге Лаеш ягы музее залларында һәм “Рябинка” балалар бакчасында булдылар.

Татарстан халыклары Ассамблеясе советының күчмә утырышы Лаеш районы мәдәният йортында Ижауның 88нче мәктәбендәге кораллы һөҗүм корбаннарын бер минут тын калып искә алудан башланды. Президиумга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итте. Ул бүген буыннар күчүчәнлегенең, халык гореф-гадәтләре турындагы гыйлемнәрне яшь тапшыруның аеруча мөһим булуын искәртте.

-Без күп яктан төрлеләр, әмма без бердәм. Бердәмлектә – көч. Бүгенге шартларда бу икеләтә мөһим, - дип басым ясады Парламент башлыгы.

Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов үз чыгышында районда дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру турында бәян итте.

Татарстан халыклары Ассамблеясенең Азнакай муниципаль районындагы вәкиллеге җитәкчесе, Азнакай Халыклар дуслыгы йорты директоры Гүзәл Николаева Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы  вәкиллеге һәм Халыклар дуслыгы йорты үрнәгендә этномәдәни һәм милли-мәдәни берләшмәләрнең җирле бүлекләренә методик ярдәм итү мәсьәләләрен ачты.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарә начальнигы Артем Кузнецов миграция торышы һәм Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә чит ил гражданнары арасында булган хокук бозулар турында сөйләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш ягы делегатлар кабул итте