Лаеш китапханәсе төсле балалар журналлары белән таныштыра
«Безнең Филиппок» — балалар журналы, аның төп герое-күңелле малай Филиппок.
Үз исемен ул журналның баш мөхәррире һәм генераль директоры Е. Н. ФИЛИППОВ фамилиясеннән ала.
Журналда төрле темаларга материаллар тәкъдим ителгән: хайваннар, фән, космос, спорт, анатомия, әйберләр тарихы, Россия Геройлары, искиткеч кешеләр тормышы һ.б. Журнал битләрендә шулай ук әкиятләр, кечкенә хикәяләр, шигырьләр табарга мөмкин.
Басма санында:
күп кенә мавыктыргыч биремнәр, табышмаклар, лабиринтлар, кроссвордлар, буярга рәсемнәр;
ясалмалар өчен оригиналь идеялар;
тәмле ризыкларның яңа рецептлары.
Моннан тыш, һәр санда төрле бөтенроссия конкурслары һәм викториналары биремнәре басыла, алар берничә этапта уза. Җиңүчеләр лаеклы бүләкләр ала.
2012 елда «Безнең Филиппок» «Балаларга иң яхшысы » милли программасы лауреаты булды.
Журналның үзенең рәсми сайты бар, анда аның электрон версиясе белән танышырга, шулай ук «онлайн» режимында кроссвордларны һәм башка табышмакларны чишәргә, журналның соңгы яңалыкларын белергә мөмкин.
Яңа журнал белән танышырга ашыгыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев