Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш китапханәсендә яңа китап күргәзмәсен Газинур Морат юбилеена багышладылар

Татар шагыйре Газинур Моратның тууына 65 ел тулу уңаеннан «Моратны укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.

Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре тәкъдим ителгән. Газинур Васикович Моратов-1980 елларда шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буын вәкиле. Аның шигырьләреннән серлелек, сагыш, романтизм агыла. Ул да көрәшче шагыйрь: аның шигырьләре тыгыз, публицистик яңгырый.
Газинур Морат колхозчылар гаиләсеннән чыккан, кечкенәдән әдәбият белән кызыксына. Мәктәпне тәмамлагач, 1976 елда Казан университетының тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аны 1981 елда тәмамлый. 1970–1980 елларда беренче әдәби тәҗрибәләре, шигырьләре һәм тәнкыйди мәкаләләре белән актив басыла башлый.
Тәнкыйтьчеләр фикеренә караганда, Моратның иҗаты стилистик формасы һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә, татар телен һәмәдәниятен саклау проблемаларына кагылышлы эчтәлеге белән алтмышынчы еллар традицияләрен мирас итеп ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы китапханә күргәзмә лаешта реклама юбилей