Лаеш китапханәсендә «Тормыш — ул факел кебек» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде
Әдәби экспозиция гаҗәеп язмышлы кеше — совет чорының танылган язучысы Николай Алексеевич Островскийның тууына 120 ел тулуга әзерләнгән.
Исемнәре соклану уята торган кешеләр бар. Алар арасында Николай Островский, чын мәгънәсендәге, легенда кешесе.
Ул каты авыруның үзен сындырырга бирмәде, тормышта үз урынын таба алды һәм революция чоры символына әверелгән совет әдәбиятының уникаль әсәре булган «Как закалялась сталь» дигән атаклы романын иҗат итте.
Павка Корчагин образы батырлык, фидакарьлек, рух көченең гәүдәләнеше, күп буын егетләре һәм кызлары өчен үрнәк булды.
Авыр вәзгыятькә эләккән йөзләгән кеше бу китапта үзләре өчен коткару тапкан, ул «хәтта тормыш түзә алмаслык булып киткәндә дә » исән калырга ярдәм иткән.
Күргәзмәдә язучының берничә җыентыгы, шулай ук «Как закалялась сталь», «Рожденные бурей» романнарының аерым басмалары, язучының тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар тәкъдим ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев