Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш китапханәсендә виртуаль күргәзмә-карау оештырылган

Ул танылган язучы-фантаст Кир Булычевның 90 еллыгына багышланган.


 


Фантастика сөючеләр балалар язучысы Кир Булычевны, беренче чиратта, киләчәктән килгән кунагы — Алиса Селезнева — җирдән килгән кыз белән беләләр һәм яраталар.

Ләкин Кир Булычев тәхәллүсе(псевдоним) астында рус язучысы — фантаст, драматург, сценарист һәм әдәбият белгече, тарихчы һәм көнчыгышны өйрәнүче, фалерист, тарих фәннәре докторы Игорь Всеволодович Можейко (1934-2003) яшеренгәнен бик азлар гына белә һәм хәтерли.

Ул тарих, әдәбият белеме һәм көнчыгышны өйрәнү буенча берничә йөз фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләр язган.
Язучының юбилеена Лаеш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Кир Булычев китаплары геройлары белән

Галактика киңлекләрендә» дигән виртуаль күргәзмә-карау тәкъдим итәләр.
Күргәзмә балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырачак. Күңелле карау!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш китапханәсендә виртуаль күргәзмә-карау оештырылган